Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 29 май – 4 июньгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга һөнәри эшләре канәгатьлек китерер, чөнки сезнең теләк-тәкъдимнәргә җитәкчегез колак салыр, аны тормышка ашыру карары кабул ителер. Шәхси тормышка вакытыгыз бөтенләй калмаска мөмкин. Гаиләгез сезнең хәлгә керер, булышырга тырышырлар. Әмма гел үзегез турында гына уйларга кушмый йолдызлар. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тормышын авырлыклардан башка күз алдына да китерми, шуңа проблеманы үзләре...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга һөнәри эшләре канәгатьлек китерер, чөнки сезнең теләк-тәкъдимнәргә җитәкчегез колак салыр, аны тормышка ашыру карары кабул ителер. Шәхси тормышка вакытыгыз бөтенләй калмаска мөмкин. Гаиләгез сезнең хәлгә керер, булышырга тырышырлар. Әмма гел үзегез турында гына уйларга кушмый йолдызлар.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар тормышын авырлыклардан башка күз алдына да китерми, шуңа проблеманы үзләре үк тудырырга мөмкин. Җитәкчегез сезгә күңелсезләнергә ирек бирмәс, хезмәткәрләре бер минут та ял итмәс өчен ул нәрсә нәрсәләр уйлап чыгарырга сәләтле. Мәхәббәт өлкәсендә хәлләр ялларга җайланыр.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр мөгаен үзләрен тормышка яраклашмаган дип саныйдыр. Әмма хезмәттәшләрегезнең фикере башкача. Сезнең проблемаларны тиз арада хәл итә алуыгызга, конкурентларны җиңә белүегезгә җитәкчегез дә гаҗәпләнер. Яшеренеп яткан сәләтегез ачылырга мөмкин. Романтик очрашулар көтелә.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларның атнасы уңышлы булыр. Җитәкчегез сезне үрнәк итеп куяр. Әмма бу кайбер хезмәттәшләрегезгә ошамаячак, шуңа ачык сөйләшүләрдән сак торыгыз. Финанс хәлегез күпләр кызыгырлык булачак. Шәхси тормышта күңелле сюрпризларга әзер булыгыз. Ял көннәрен табигать кочагында үткәрергә тырышыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга йолдызларга вакыйгаларга бай атна вәгъдә итә. Җитәкчегез сезнең авырлыкларны җиңеп чыгардай көчегез барын белгәнгә, җаваплы эш тапшырачак. Командировкаларга барырга, эшлекле сөйләшүләр уздырырга туры киләчәк. Шәхси тормышта бар да тотрыклы булчак. Ял көннәрендә кунаклар көтегез.

КЫЗ (23.08-22.09)лар акча эшләргә сәләтле, шуңа да ай ахырында финанс хәлегез яхшырыр. Шуңа зур сатып алу яисә ялга баруны курыкмыйча планлаштыра аласыз. Җитәкчегез белән ачыктан-ачык сөйләшүдән читенсенмәгез. Ул сезне аңлар. Яраткан кешегездән бүләк алырсыз. Ял көннәрен түтәлләр арасында уздырырга туры килер.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге биреләчәк. Читенсенмичә алга атлагыз, матди хәлегез дә яхшырыр. Гардеробыгызны яңарта алырсыз. Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы төсле. Сез күбрәк үзегез турында түгел, башкалар турында уйлыйсыз. Йолдызлар күбрәк үзегезне кайгыртырга киңәш итә.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар зирәк һәм сабыр була беләләр. Нәкъ менә шул сыйфатлар бу атнада кирәк булачак та, ди йолдызлар. Эшлекле партнарлар сезнең белән хезмәттәшлеккә әзер. Моны җитәкчегез сезнең уңыш булуын белә, бу аңардан курыкмыйча премия сорау мөмкинлеге бирә. Ял көннәрендә күңел ачасыгыз килер.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга йолдызлар сюрпризларга бай атна вәгъдә итә. Сездәге оптимизм белән таулар ярырга була. Шуңа да эшне өярләр, сез аларны авырсынмыйча башкарырсыз. Мошенниклардан сак булыгыз, коткыга бирелмәгез. Ял көннәрен туганнарыгыз белән бергә зур өстәл артында уздырырга туры килер.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)дәрнең атнасы шәп булачак. Сез эшли дә, аның әҗерен дә ала беләсез. Җитәкчегез сезгә яхшы гына премия бирер. Әмма аны юкка-барга туздырмагыз, чөнки көтелмәгән чыгымнар килеп чыгуы бар. Дусларыгыз белән бик еш аралашып торырга туры килер. Яңа танышулар көтелә.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларның атнасы уңышлы булыр. Һөнәри өлкәдә сез кушканны, тәкъдим иткәнне эшләрдәр, хәтта бик акрын селкенүчене дә үз эшен вакытында төгәлләргә өйрәтерсез. Белемегезне күтәрү өчен яхшы вакыт. Шәхси тормышта романтика күп булыр. Сезне хөрмәтләүчеләр тышкы һәм эчке матурлыгыгызга сокланыр.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар үз талантларын яшереп кала алмас. Тирә-юньдәгеләр сезнең энергиягезгә, балкып торуыгызга сокланыр. Һөнәри өлкә тормышыгызда төп урынны ала, шуңа да хезмәттәшләр белән уртак фикердә булып эшләргә кирәклеген онытмагыз. Ял көннәрен гаиләгез, туганнарыгыз белән бергә уздырыгыз.

Магнитлы көннәр: 29 май, 14.00-16.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев