Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга атналык йолдызлар фаразы

24 - 30 октябрь КУЧКАР (21.03-20.04)лар сөйгәннәренә артык югары таләпләр куймасалар, яхшы булыр. Юкса, низаглар чыгуы көн кебек ачык. Бу шулай ук дәшми калуның никадәр яхшы гадәт булуын тагын бер кат исбатлый. Иң яхшысы - баштанаяк эшкә чуму. Йолдызлар бу өлкәдә уңай шартлар туачагын фаразлый. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар бу атнада...

24 - 30 октябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)лар сөйгәннәренә артык югары таләпләр куймасалар, яхшы булыр. Юкса, низаглар чыгуы көн кебек ачык. Бу шулай ук дәшми калуның никадәр яхшы гадәт булуын тагын бер кат исбатлый. Иң яхшысы - баштанаяк эшкә чуму. Йолдызлар бу өлкәдә уңай шартлар туачагын фаразлый.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга йолдызлар бу атнада күп кенә эшне башкаларга ышандырмыйча, үз контроле астында тотарга киңәш итә. Бу вакыт үз-үзең өстендә эшләү, рухи үсеш, белем дәрәҗәсен баету өчен уңай. Чәршәмбедән алып җомгага кадәр исә гаиләдә һәм эштә киеренкелек хөкем сөрер.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр атна барышында үзләрен ниндидер билгесез көчнең әйдәп, авыр мизгелләрдә ярдәм итеп баруын сизәрләр. Йолдызлар сезгә игътибар үзәгендә булмаска, аралашудан качарга да киңәш итә әле. Эштә дә, өйдә дә көтелмәгән вак уңайсызлыклар килеп чыгып бимазалар. Аларга карап, ачуыгызны кабартмагыз - сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар атна буена гаиләдәге һәм эштәге мөнәсәбәтләрнең яхшыруын тоярлар. Сезнең алда көтелмәгән яңалыклар, перспективалар ачылыр һәм сез, яңа сулыш тоеп, алга атларсыз. Шәхси тормышка килгәндә, бу вакыт аралыгы әйтелеп бетмәгән нәрсәләр, серләр өчен яхшы вакыт түгел - ачык булыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бу атнада һөнәри өлкәдәге үсеш көтә, дип фаразлый йолдызлар. Килеп туган шартларга яраклашырга тырышыгыз, үз файдагызга борыгыз. Гаиләдә исә бәхәсләрдән ерак торыгыз, бигрәк тә олы яшҗтәге туганнарыгыз белән.

КЫЗ (23.08-22.09)лар яңа нәрсәләр өйрәнергә теләсәләр, моның өчен менә дигән вакыт. Акылыгыз яңалыкка, белем тупларга әзер. Романтик рухтагы танышулар өчен дә уңай вакыт, ди йолдызлар. Тик артык хискә бирелеп, барлык ишеткән нәрсәләргә дә ышанырга ашыкмагыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр тынычлыкны гаиләдә табар. Әти-әниегез, туганнарыгыз белән аралар хәзер искиткеч уңай. Төрле гаилә сораулары да җиңел генә чишелер, тотынган эшләр дә уңай гына барыр. Иң мөһиме: һәр гаилә әгъзасының да бу эшкә үз өлешен кертүе. Атна азагы да гаиләнең мөһимрәк икәнен исбатлар: дусларыгыз белән очрашмаска тырышыгыз, бурычка да акча бирмәгез.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарны йолдызлар үзләре турында онытып торырга чакыра. Туганнарыгыз, якыннарыгыз барлыгын да исегезгә төшереп, аларга ярдәм итәргә тырышыгыз. Ярдәм сораганда теләктәшлек итү - кешелекнең бернинди акчага да сатып ала алмастай кыйммәте икәнен онытмагыз.

УКЧЫ (23.11-21.21)ларны ниндидер яшерен һәм ярамастай күренешләр арасында калдырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә һәр эштә дә игътибарлылык сорала. Ачык һәм туры булсагыз, соңыннан кызарырга туры килмәячәк. Игътибарыгыз һәм көчегезне көнкүрештәге эшләргә юнәлтегез. Файдасы күбрәк булыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә йолдызлар үз-үзләрен камилләштерү, иҗади үсеш өстендә эшләргә киңәш итә. Сезнең яшеренп яткан талантларыгыз һәм мөмкинлекләрегез биһисап. Ләкин аларны ачу өчен көч таләп ителә. Аек эгоизм, ягъни үз файдагыз өчен борчылу һәм тырышу, бу чорда тормышта ныклы урын алу өчен менә дигән чара.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар бу атнада үз өйләренең никадәр җылы, тыныч урын икәнлегенә яңадан төшенер. Эштәге тотрыксызлык, киеренкелек тә моны тагын бер кат исбатлар. Үзегезне нәрсәгә дә булса бурычлы итәрдәй юридик документларга кул куймагыз. Җитәкчегез белән конфликтка керә күрмәгез.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу чорда барлык эштән дә хәбәрдар булырга тырышыр. Сез төрле нәрсә турында уйлап, берничә төрле эшне дә берьюлы һәм төгәл эшлиалырсыз. Бу өлкәдә күп аралашучы Балыклар аерата уңышка ирешер. Дусларыгызга ярдәм итегез. Җавабы да озак көттермәс. Тик сәламәтлегегез какшавы бар. Игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев