Заман сулышы

Лениногорскилыларга Ерак Көнчыгышта бушлай җир участогы бирелә

Татарстанда яшәүче һәркем Ерак Көнчыгыштагы 1 гектар җир участогын бушлай файдалануга бирү турында гариза яза ала. МФЦ белгечләре 1 февральдән гаризалар кабул итә башлаячак. Бушлай җир участогын бер генә тапкыр алырга була һәм ул биш елга бирелә. Биш елдан соң җир эшкә җигелгән булса, аны арендага алырга яки үз милкеңә...

Татарстанда яшәүче һәркем Ерак Көнчыгыштагы 1 гектар җир участогын бушлай файдалануга бирү турында гариза яза ала.

МФЦ белгечләре 1 февральдән гаризалар кабул итә башлаячак. Бушлай җир участогын бер генә тапкыр алырга була һәм ул биш елга бирелә. Биш елдан соң җир эшкә җигелгән булса, аны арендага алырга яки үз милкеңә күчерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә kzn.ru

МФЦның адресын һәм эш вакытын uslugi.tatarstan.ru сайтында яки 8-800-100-34-34 телефоны аша белергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: