Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга файдалы киңәш. Йөз авыруга дәва «Звездочка»

Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишеткән кеше бардыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек булган. Соңгы елларда гына аны санламый башладылар кебек. Эфир майларыннан торган, СССР символы төшерелгән бальзам югыйсә бик күп авырулар вакытында кулланыла. Әйтик, салкын тигәннән. Томау төшкәндә, бальзамны борын төбенә сөртегез. Яки кайнар суга...

Кечкенә генә түгәрәк кызыл төстәге атаклы «Звездочка» бальзамы турында ишеткән кеше бардыр. Кайчандыр ул һәр өйдә диярлек булган.

Соңгы елларда гына аны санламый башладылар кебек. Эфир майларыннан торган, СССР символы төшерелгән бальзам югыйсә бик күп авырулар вакытында кулланыла. Әйтик, салкын тигәннән. Томау төшкәндә, бальзамны борын төбенә сөртегез. Яки кайнар суга аз гына салып, ингаляция ясыйлар.
Салкын тигән вакытта аркага, күкрәк турысына да сыларга мөмкин.
Черки тешләгән урынга да элек шул бальзамны сылаганнар.
Баш авыртканда аны чигәләргә сыларга була.
Буыннар сызлаганда авырткан урынга сылагыз.
«Звездочка» бальзамын кулланганда сак булыгыз, аны үлекле, ачык яраларга сөртергә ярамый. Кайбер кешеләрдә ул аллергия дә барлыкка китерергә мөмкин. Ике яшькә кадәрге балаларга да аны сыламау хәерле.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев