Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга грипптан саклану буенча киңәшләр

Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы. Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз. Аеруча авырган балаларны балалар бакчасына,...

Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы.

Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә.

Мөстәкыйль дәваланырга ярамый.
Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин.


Авырып китсәгез, өйдә калыгыз. Аеруча авырган балаларны балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрергә ярамый.

Вакытында дәваланмаган грипп пневмония, борын куышлыгы ялкынсынуы, нерв белән бәйле авыруларга китерергә мөмкин.

Истә тотыгыз!

Иммунитетны ныгыту мөһим, С витаминына бай ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырышыгыз.

Сеңгергән, төчкергәндә кулланган салфеткаларны шунда ук чүплеккә атарга кирәк, авыруның вирусы предмет өслегендә 12 сәгатькә кадәр сакланырга сәләтле.

Телефон, каләм, ише еш кулланыла торган әйберләрне гел сөртеп, инфекцияләрдән арындырып торырга кирәк.

Әгәр янәшәңдәгеләр авырыйлар икән маска киеп йөрсәң ышанычлырак.

Тозлы су белән борынны юдыруны кагыйдәгә кертергә кирәк.

Онытмагыз: гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый

Туйганчы йоклау, тиешенчә ял итү мөһим. Бүлмәне җилләтү, микробларны үтерә торган кварц лампаларын куллану да вирусларны киметә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев