Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга калын табан һәм биек үкчәләр турында

Хәзер кызлар сылу, зифа булып күренү өчен калын табанлы яки артык биек үкчәле туфлиләр кия. Моның зыянлы яклары да күп. Әгәр хатын-кыз гел биек үкчәле аяк киеме киеп йөри икән, аның аяк бармагы буыннарына авырлык килә. Ялгыш басып буыннарны тайпылдырырга да бик мөмкин. Аннары балтыр мускулларының кыскарып калуы да ихтимал,...

Хәзер кызлар сылу, зифа булып күренү өчен калын табанлы яки артык биек үкчәле туфлиләр кия. Моның зыянлы яклары да күп. Әгәр хатын-кыз гел биек үкчәле аяк киеме киеп йөри икән, аның аяк бармагы буыннарына авырлык килә. Ялгыш басып буыннарны тайпылдырырга да бик мөмкин. Аннары балтыр мускулларының кыскарып калуы да ихтимал, чөнки аларның сыгылмалылыгы кими. Мондыйхәлбигрәктәяшүсмерләр-гәяный. Гомумән, артык калын табанлы яисә биек үкчәле аяк киемнәре һич кенә дә кызларны сылу-ландырмый, чөнки аларныңатлап йөрүләре ямьсезләнә, җайсызлана, җитезлеге, нәфислеге кими.

Кеше көн дәвамында төрле табанлы (биек, уртача, тәбәнәк) аяк киемнәре киеп йөрергә тиеш. Өйдә, комда, үләндә яланаяк йөрү файдалы. Өйдә, әлбәттә, уңайлы оекбашлар, башмаклар кияргә була. Баскычтан менгәндә кырынрак басып, табанны ас-карак юнәлтеп атлау әйбәт. Такта өстендә күнегүләр ясауның да файдасы зур.

Иртә-кич аякларга массаж ясау бик файдалы. Ә иң мөһиме - аяк киемен дөрес сайлап алу. Дөрес сайланган аяк киеме белән көнозын аяк өстендә булсагыз да авыртулар сизелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев