Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга тозның зыяны турында

Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Билгеле, күңелсез инде, тик түзәргә була. Әмма әгәр тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозлы...

Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Билгеле, күңелсез инде, тик түзәргә була. Әмма әгәр тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозлы ризыклар ярату, һичшиксез, төрле чирләр баш калкытуга китерәчәк.
Әмма шундук пошаманга төшмәгез. Тозны чамасыз ашауның нәтиҗәсе нинди булуын сөйләгәнче, тәнгә күпмедер дәрәҗәдә тоз кирәк булуын әйтергә кирәк. Аңардагы төп матдә - натрий - һәр табигый сыеклыкта да бар. Тиешле күләмдә булганда, ул күзәнәкләрдәге матдәләр алмашын җайлый, нерв очлары эшчәнлегенә, нервларның мәгълүмат тапшыруына, мускуллар эшчәнлегенә, шул исәптән йөрәк мускулына йогынты ясый, шулай ук кайбер тукландыргыч матдәләрнең үзләштерелүенә ярдәм итә. Бик нык йөкләнеш төшкән вакытта натрийга ихтыяҗ туа. Шуңа да белгечләр сусауны бераз гынә тозлы су белән басарга киңәш итә.
Әмма шулай да ризыкны бераз гына тозсызрак ашау яхшы. Ни өчен икәнлеге турында, әйдәгез, түбәндә сөйләшик.
Нәрсәдән куркырга кирәк?
Беренче нәүбәттә, тозны күп ашаудан йөрәк һәм кантамырларга зыян килә. Ризык белән бергә күп күләмдә кергән натрий тәндәге суны тоткарлый, ул исә кантамырлар аша агучы кан күләме артуга китерә. Моның нәрсәсе начар? Үзегез уйлап карагыз: кан күбрәк икән, кантамырларга ясалган басым көчлерәк була. Ә артык натрийның бер өлеше аларның тышчаларына да утыра. Ул кантамырларның сыгылмалылыгы кимүгә, катуына сәбәп була. Ахыр чиктә ул кан басымы күтәрелүгә, йөрәкнең кан белән тәэмин ителеше кимүгә һәм аның җиткелексез эшләвенә китерә. Чынлыкта болар чирләрнең башы гына. Гадәттә, бераз артык тоз бәвел белән чыга. Әгәр тән моны эшли алмый башласа, тоз бөерләргә һәм бәвел куыгына утыра башлый. Моның нәрсәгә китерүен фаразлау кыен түгел. Тоз кисәкчекләре әкренләп ташка әйләнә, бөерләрнең гадәти тукымалары таркала, әлеге әгъзаларның җиткелексез эшләвенә сәбәп булган ялкынсынулар үсеш ала.
Артык күп натрий сөякләрдән кальций юылуга китерә. Сөякләр көпшәкләнә, тиз чатный һәм сына башлый, һәм яшь барган саен аңардан дәвалану авыррак бирелә.
Үтә кырку ризыклар ашарга яратсагыз, хеликобактер микроблары сөенәчәк кенә. Алар ашказанында рәхәтләнеп үрчиячәк, димәк, озакламый ашказанының дәвамлы ялкынсынуы үсеш алачак, җәрәхәт барлыкка киләчәк һәм хәтта яман шеш тә күзәтелергә мөмкин.
Тозлы ризыклар белән мавыгырга ярамый. Көн дәвамында кулланылган тоз күләмен 12-15 г нан (якынча 2 бал кашыгы) арттырмау мөһим.
Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
фото: http://foods.media/2017/10/povarennaya-sol-dozhivaet-poslednie-dni/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев