Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга витаминнар турында

Аксым иттә, балыкта, ногыт борчагында күп. Ит белән балыкны көн саен, ә менә фасоль, борчак, һәм ясмык орлыгын атнасына 1-2 тапкыр ашарга кирәк. А витаминына бай: балык мае, ак май, сөт, йомырка сарысы, сыер бавыры, бөер, уылдык. А провитамины (каротин): кишер, помидор, кызыл борыч, абрикос. В1 витамины чыганаклары: дөге, арыш...

Аксым иттә, балыкта, ногыт борчагында күп. Ит белән балыкны көн саен, ә менә фасоль, борчак, һәм ясмык орлыгын атнасына 1-2 тапкыр ашарга кирәк.

А витаминына бай: балык мае, ак май, сөт, йомырка сарысы, сыер бавыры, бөер, уылдык. А провитамины (каротин): кишер, помидор, кызыл борыч, абрикос. В1 витамины чыганаклары: дөге, арыш икмәге, сыер бавыры, йомырка сарысы, кузаклылар, солы оны, әстерхан чикләвеге. В2 витаминына эремчек суы, ит, балык, бавыр, бөер, йомырка агы, чүпрә бай. С витаминының төп чыганаклары булып, чи яшелчә җимеш, аеруча гөлҗимеш, цитруслылар, кара карлыган, татлы борыч, киви тора. Д витамины - сөттә, ак майда, йомырка, бавыр һәм балыкта күп. Е витамины чыганаклары: үсемлекләрнең яшел өлешләре, үсемлек майлары, йомырка, ит.

Иммун системасы нык булсын өчен, минераль матдәләр, беренче чиратта, цинк, магний, бакыр, тимер кирәк. Моның өчен диңгез ризыклары, чикләвекләр, көнбагыш төшләре, ярмалар, шулай ук какао һәм шоколад куллану кирәк

Холестеринны күпләр организм дошманы дип саный. Әмма ул организм өчен кирәкле дә: иммун төенчекләрен синтезлаштыруда мөһим роль уйный. Шуның өчен аз күләмдә сыер мае ашауның зыяны юк.

Иммунитетның тагы бер ярдәмчесе - әчегән сөт ризыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев