Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Яңа ел табыны күпмегә төшә

Яңа ел табыны дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Әйе, бөтен кеше бер төрле күзаллый икән: берничә төрле салат, аш, бәлеш, каз-үрдәк, тавык дигәндәй, җиләк-җимешнең төрлесе, кыскасы, сыгылып торган табын. Без шундый халык инде, бу бәйрәм елга бер тапкыр гына килә дия-дия, иртәдән башлыйбыз пешерергә-төшерергә. Әле күп итеп әзерлибез, ике көнгә...

Яңа ел табыны дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә? Әйе, бөтен кеше бер төрле күзаллый икән: берничә төрле салат, аш, бәлеш, каз-үрдәк, тавык дигәндәй, җиләк-җимешнең төрлесе, кыскасы, сыгылып торган табын.
Без шундый халык инде, бу бәйрәм елга бер тапкыр гына килә дия-дия, иртәдән башлыйбыз пешерергә-төшерергә. Әле күп итеп әзерлибез, ике көнгә җитсен дип. Дөрес, һәркем юрганына карап, аягын суза, эконом-вариантны сайлаучылар да бар.
Әйдәгез, бергәләп, Яңа ел табынына, якынча, бәяләрне карыйк-саныйк. Әлеге исәп-хисапка табынга куелачак барлык ризыкны да кертмәдем, берәрләп кенә, популяр булган ризык төрләрен "куйдым". Шәһәрдәге супермаркетта бәяләрне караганнан соң, аларның уртача бәясе алынды.
Яңа ел табынының алыштыргысыз салаты - "Оливье" (кышкы салат). Аңа кирәкле ингредиентларның бәясен супермаркетта барладым. Бәрәңгенең килосы 20 сум, кишер - 11 сум, 720мл банкадагы тозлы кыяр - 70-80, йомырканың дистәсе - 55 сум тора. Дөрес, күпчелеге алда язылган ингредиентларны сатып алмый, бигрәк тә авыл халкы, яшелчәсе, тозлы кыяры - базында, йомыркасы тавык абзарында булса, җәлт кенә алып керә. Болардан тыш, колбаса кирәк әле, хәләл дигәненең 500 граммлысы 250-280 сум, консервланган яшел борчак - 35-40 (330 граммлы), майонез (900 граммлы) - 60-70 сум тора.
31 декабрьдә пилмән ашау гадәткә кергән, ансыз тамак та туймас кебек. Шәһәр базарында бер килограмм хәләл фаршның бәясе 320 сум. Супермаркетта туңдырылган, әзер бер килограмм пилмән якынча 99-100 сум тора. Бу очракта үзегезгә карыйсыз инде, әмма кулдан ясалганыннан да тәмлесе юк, өстәвенә яңа гына бозау яки үгезне суеп, шуның итеннән дә пешсә...
Табынга тагын куела:
Мандарин - 65 сум
Ипи - 22 сум
Сок - 76 сум (2 литрлы)
Каз - 1400-1500 (түшкәсе)
Тавык - 140 сум (килосы)
Ысланган скумбрия балыгы - 269 сум
Сельд балыгы - 150 сум (килосы)
Торт - 250-300 сум
Күргәнегезчә, әлеге "табынга" әле тагын күп ризык куясы бар. Өстәлләрегез мул булсын, бәйрәм тыныч, матур узсын.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев