Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга - йолдызнамә (8-14 май)

8 - 14 май КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы күңелле мәшәкатьләргә бай булачак. Шуңа бәйле кәефегез дә күтәренке булыр. Беркем дә, бернәрсә дә сезне борчымас төсле. Һәрхәлдә үзегезне тыныч тотарсыз. Ялларны якыннарыгыз белән уздырырга теләрсез. Гаиләгездә гармония, тынычлык хөкем сөрер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, иң беренче үзегез мөһим дип санаган эшләр белән шөгыльләнсәгез, уңышка...

8 - 14 май

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы күңелле мәшәкатьләргә бай булачак. Шуңа бәйле кәефегез дә күтәренке булыр. Беркем дә, бернәрсә дә сезне борчымас төсле. Һәрхәлдә үзегезне тыныч тотарсыз. Ялларны якыннарыгыз белән уздырырга теләрсез. Гаиләгездә гармония, тынычлык хөкем сөрер.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, иң беренче үзегез мөһим дип санаган эшләр белән шөгыльләнсәгез, уңышка ирешерсез. Киләчәккә планнар төзү өчен уңышлы вакыт. Фикердәшләрегезне роле артыр. Тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре дә җитәрлек булыр. Ниндидер карарга килер алдыннан эчке сиземләвегезгә колак салыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада вакыйгалар үзәгендә "кайнар". Бик күп яңа мәгълүмат алырсыз, тормыш тәҗрибәгез артыр. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге туар һәм мондый мөмкинлек килеп чыгуы да бар. Кызыклы танышулар көтелә. Концерт, спектакльгә чакыру алырсыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада үз хезмәт коллективында игътибарны җәлеп итәр. Сезгә хөрмәт белән карауларын тоярсыз. Карьера баскычы буйлап күтәрелү өчен дә яхшы вакыт. Тормыш максатына ирешүгә якын килүегез мөмкин. Ялларда кунакка чакырсалар, баш тартмагыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның бу атнада күп әйберләр ачуын гына кабартыр. Һөнәри өлкәдә сез теләгән хезмәт хакын түләмәүләре, өйдә тормыш иптәшегезнең фикердәш булмавы, балаларыгызның тыңламавы моның төп сәбәпчесе булырга мөмкин. Йолдызлар сезгә тынычланырга кирәк, ди, үзегез генә моңа ирешә алмасагыз, психологларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга кискен хис-тойгылар җитмәячәк. Әмма артык тәвәккәл булырга кирәкми, капканга эләгү куркынычы бар. Бер чиктән икенчесенә сикермәсәгез уңышка ирешерсез. Юридик документлар рәсмиләштерү, командировкага бару өчен уңышлы атна. Ял көннәрендә кунаклар көтегез.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бу атнада коллективта беркем, аеруча җитәкчегез белән бәхәскә кермәскә киңәш ителә. Яхшылык кына яхшылык булып кайтуын исегездән чыгармагыз. Эшлекле партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы вакыт. Җәрәхәт алу куркынычы булуын онытмагыз, ерак юлга чыкмый торуыгыз хәерлерәк.

ЧАЯН (24.10-22.11) нарның эшләре бик күп булыр. Һөнәри өлкәдә документлар тутыру, рәсмиләштерү белән күп чабарга туры килер. Өйдә тәртип урнаштырасыгыз килеп, җиң сызганып эшкә тотынырсыз. Бурычка акча бирмәгез, тиз генә кайтарып ала алмассыз. Үзегез дә кешедән сорамагыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар бу атнада иҗади күтәрелештә булыр. Коллективта абруегыз күтәрелер. Тышкы кыяфәтегезне, прическагызны үзгәртәсегез килер. Кызыклы танышулар, мәхәббәт маҗаралары көтелә. Балаларыгыз уңышлары белән сөендерер. Сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булыгыз. Ял көннәрендә барлык мәшәкатьләрне онытырга тырышып ял итегез.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә йолдызлар бу атнада күбрәк гаилә проблемаларын чишү белән шөгыльләнергә туры киләчәк, ди. Финанс хәлегез бик яхшы түгел: чыгымнар керемнәргә караганда, күбрәк булыр. Әти-әниегез, туганнарыгыз беән сүзгә килмәгез. Уен автоматларыннан ерак йөрегез.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга бик күп аралашырга, элемтәгә керергә туры килер. Вакыйгалар үзәгендә булу сезнең танып-белү даирәгезне киңәйтүен аңларсыз. Белем арттыру турында да уйласагыз була. Ремонт башлар яисә өйгә кирәкле мебель, көнкүреш техникасы алу өчен уңышлы атна. Ял көннәрендә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга бу атнада абруйлы кешеләр матди хәлне яхшыртуда ярдәм итәр. Эш күп булачак, ял итү турында хыялланырга гына кала. Юлда йөрергә, кешеләр еш аралашырга, документларны белән эш итәргә туры килер, ди йолдызлар. Ялгыш килеп ирешкән мәгълүматны күз уңыннан читкә җибәрмәгез, анда мөһим мәгънә ятуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев