8 май 2017 яңалыклары
-
9 май - Җиңү көнендә Лениногорскида үтәчәк чаралар
9.00 - "Мәңгелек ут" янында митинг. 9.30 - Җиңү парады. 9.40 - Үзәк мәйданда "Бөек Җ.иңү варислары" театральләштерелгән күренеше. Бәйрәм концерты. 10.00 - Кыр кухнясы. 10.00 - Аквагрим, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең рәсем күргәзмәсе. 12.00 - Шәһәр һәм район балалар иҗат коллективларының "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт" концерты. 13.30 - «Надежда»...
-
Бәйгебезгә тагын бер пар кушылды: Илнар һәм Руфина Әмирзяновлар
-
Куакбаш авылында Җиңү көненә багышланган митинг үтте (фотолар)
Авыл урамы буйлап, парад узды: алдан армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр атлый, алар артыннан мәктәп укучылары бара. Әлеге авылда бүгенге көндә ике сугыш ветераны бар - Мифтах Сәләхович Вафин, Әнәс Юныс улы Җиһаншин. Митингта алар да катнашты, алар - икенче фотода.
-
Министрлык шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең минималь сатып алу бәясен атады
Быел сөт сатып алу бәяләре төшүе февраль аенда ук башланган. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азык-төлек базарларын үстерү бүлеге мөдире Евгений Рещиков «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына шул хакта хәбәр итте. Сөткә бәя Белоруссиядән кертелгән очсызлы чимал аркасында төшә, ди белгеч. «Беларусь бүген Россиягә күпләп...
-
Лениногорскида "Үлемсез полк" йөрешенең маршруты үзгәрде
9.30 -"Үлемсез полк" йөрешенең маршруты: Ленинградская (Булгаков урамыннан Крупскаяга чаклы) - Крупская урамы (Ленинградская урамыннан Ленин проспектына чаклы). 10.00 Ленин проспекты - администрация янындагы мәйдан (Крупская урамыннан Җиңүнең 50 еллыгы урамына чаклы) - Җиңүнең 50 еллыгы урамы (Ленин проспектыннан Добролюбов урамына чаклы).
-
Казанда "М-14" микрорайонында 255 фатирлы йортны кулланылышка тапшырдылар
Казанда тантаналы рәвештә "М-14" микрорайонында урнашкан 1 нче номерлы 255 фатирлы йортны кулланылышка тапшырдылар. Анда социаль ипотека программасы буенча чират торучылар да фатир алган. Йортның инвесторы - Татарстан республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, генераль подрядчы - "Ак таш" ҖЧҖ. Бүген яңа фатир хуҗаларына кирәкле документлар, ачкычлар тапшырылды, шуннан соң...
-
Лениногорскида сугыш ветераны Михаил Новиков укучылар белән очрашты
Лениногорскиның Никахлашу сараенда сугыш ветераны Новиков Михаил Алексеевич мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул минутта һәрберсе бабаларыбызның бүгенге көннең шундый якты булуына бәяләп булмаслык зур өлеш керткәнлеген аңлый иде....
-
9 майда Казанда узачак чаралар программасы
Стала известна программа праздничных мероприятий в Казани, посвященных 72-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне. 9 Мая, в 8 утра, в местах воинских захоронений на Арском и Архангельском кладбищах состоятся торжественные возложения венков и цветов. В 9 часов в парке Победы будут также возложены цветы и гирлянды к Вечному огню...
-
Минем бабай - ветеран: Юлтимер авылы ветеранын оныкчыгы котлый
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Минем исемем Аделина Каюмова. Мин сезгә Төньяктан, Ханты-Мансий автономияле округы Мегион шәһәреннән хат язам. Хәзерге вакытта 11нче сыйныфны тәмамларга әзерләнәм. Минем бабам Лениногорск районы, Юлтимер авылыннан, ул - Миннебай Галим улы Хәбиров. Мин аның оныкчыгы булам. Хәзер бабама 93 яшь, ул кызы - Роза (минем әбием) тәрбиясендә...
-
Җиңү бәйрәме көнендә Лениногорскида кайбер урыннарда юллар ябылачак
Сәгать 8.00 дән 13.00гә кадәр, "Үлемсез полк" йөреше вакытында, Ленинградская - Крупская урамы- Ленин проспекты- Җиңүнең 50 еллыгы урамы маршруты буенча ябылачак. Үзәк мәйданга 8.00дән 22.00гә кадәр транспорт белән керү рөхсәт ителми.
-
Георгий тасмасын тагу кагыйдәләре катгыйланды
Георгий тасмасын тагу буенча Россиядә кагыйдәләр катгыйланды. "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 9 Май бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тагу буенча Россиядәге яңа кагыйдәләрне җиткерде. Яңа регламент буенча тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга мөмкин. Ике ел элек булган кагыйдәләр аны автомобиль антеннасына яисә сумкага тагарга рөхсәт итә иде. Элеккечә...
-
Лениногорскилыларга - йолдызнамә (8-14 май)
8 - 14 май КУЧКАР (21.03-20.04)ларның атнасы күңелле мәшәкатьләргә бай булачак. Шуңа бәйле кәефегез дә күтәренке булыр. Беркем дә, бернәрсә дә сезне борчымас төсле. Һәрхәлдә үзегезне тыныч тотарсыз. Ялларны якыннарыгыз белән уздырырга теләрсез. Гаиләгездә гармония, тынычлык хөкем сөрер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, иң беренче үзегез мөһим дип санаган эшләр белән шөгыльләнсәгез, уңышка...