Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга:инвалидларга каралган пенсия төрләре һәм социаль түләүләр турында

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү, хокукларын яклау. Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе инвалидларга тиешле түләүләр турында менә ниләр хәбәр итте: I, II һәм III төркем инвалидлар инвалидлык буенча пенсиянең бер төренә хокуклы: страховая, социаль яисә дәүләт пенсия тәэминатына...

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү, хокукларын яклау. Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе инвалидларга тиешле түләүләр турында менә ниләр хәбәр итте:
I, II һәм III төркем инвалидлар инвалидлык буенча пенсиянең бер төренә хокуклы: страховая, социаль яисә дәүләт пенсия тәэминатына кагылышлысы.
Инвалидлык буенча страховая пенсия хатын-кызлар-55, ир-атлар-60ларга билгеләнгән пенсия яшенә җитмәгән очракта билгеләнә, тик аның шартлары бар:гражданинның страховой стажы 15 елдан, пенсия баллары 30дан ким булмаска тиеш.
Моңардан соң картлык буенча социаль пенсия билгеләнә. Пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү өчен заявка бирү кирәкми.
Инвалидларның аерым төрләре бер юлы ике пенсия алырга хокуклы:инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча страховой пенсия.
Пенсиядән тыш, инвалидлар һәм инвалид балалар ай саен түләнә торган акчалата түләүгә хокуклы (ЕДВ). Ул пенсия фонды идарәсенең территориаль бүлекчәсендә билгеләнә һәм түләнә. Моның өчен гариза һәм шәхесне һәм әлеге түләүне алуга хокук бирүне раслаучы документлар тәкъдим ителә.

ЕДВның күләме төп категорияләр өчен 2016 елның 1 февраленнән (соцпакеттан баш тарткан очракта):
I төркем инвалидларга - 3357,23 сум; - II төркем инвалидларга - 2397,59 сум; - III төркемгә - 1919,3 рубля;
- инвалид - балаларга - 2397,59 сум.
Гражданнарның әлеге категорияләре социаль хезмәтләр җыелмасын алырга да хокуклы. Ташламадан файдаланучыларның сайлау хокукы бар: «соцпакет»ны натуралата яисә акчалата ала. Үз карарыңны елына бер тапкыр үзгәртергә мөмкин: моның өчен 1 октябрьгәчә гариза язу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев