Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар,иммунитетны ныгытабыз

Кышкы авырулар сезоны "ачылды". Иммунитетны ныгытырга вакыт. Нәрсәләр ашарга? Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр. Имбирь тамырында бик...

Кышкы авырулар сезоны "ачылды". Иммунитетны ныгытырга вакыт. Нәрсәләр ашарга? Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр.

Имбирь тамырында бик күп витаминнар, минераллар, эфир майлары бар. Ул С витаминына, ретинол һәм В төркеме витаминнарына бай. Имбирь аппетитны ача, азык эшкәртүне яхшырта, күңел болгануны баса. Иммунитетны ныгыту өчен аны ашка, боткага, итле ризыкларга кушалар. Сутын соуслар, салатлар ясаганда кулланалар. Чәйгә кушсаң, вирусларга каршы көрәшә торган яхшы эчемлек килеп чыга.


Лимонда С витамины бик күп. Аның сутын ясау белән ук эчәргә кирәк. Югыйсә, файдасы югала. Кайнар чәйдә дә витамины аз кала. Иң яхшысы, чәйне лимонны кабып эчәргә. Көн саен бер лимон телеме ашап куйсагыз, иммунитетыгызга яхшы ярдәм булыр. Иттарткыч аша чыгарып, бал кушып ашаганда тәмле дә, файдалы да.

Бал ялкынсынуларга, стрессларга каршы тору, яраларны төзәтү сыйфатларына ия. Иртән бал ашап кую бик файдалы. Сары мәтрүшкә, лимон, кура җиләге белән куллану яхшы. Әстерхан чикләвеге, кешью, күрәгә, йөзем, караҗимеш, бал кушылган катнашма хәлсез, авыру кешеләр өчен кирәкле азык булыр.

Кефир гөмбәчеге эчәкләрне микроб­лардан саклый, сөякләрне ныгыта, канда вирусларга каршы көрәшүче сыйфатларны арттыра. Яңа ясалган кефир эчү файдалы, анда тере микрофлора саклана. Хәлсезләнгән, авыру, еш салкын тидереп чирли торган кешеләргә даими кефир кулланырга кирәк.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X