Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен яңа атнага йолдызнамә

5 — 11 ноябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга карьера үсешендә яңа киңлекләр ачыла. Яңа идея-максатларга ирешү үзегездән тора. Уй-фикерләрегезне тәртипкә китереп, эш барышын планлаштырып, вакытны һәм көчегезне дөрес сарыф итсәгез барына да ирешерсез. Вак-төяк рәхәтлекләргә генә алданмагыз. Бу атна сәяхәт итү өчен яхшы.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар калдырган эшенә тотыныр. Чираттагы баскычка күтәрелү өчен «сугыш»ка әзерләнә торсагыз яхшырак булыр. Партнерлар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыру – уңышка бер адым.  Юк-барга әһәмият итмәгез. Акчагызны арта торган перспективалы валютага салу күпкә отышлырак. 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең энергиясе һәрвакытта да уңай якка гына юнәлми. Кызганыч. Югыйсә нинди генә үрләр яулый алыр идегез.  Хәтерегезне калдырган, уйламый әйтелгән сүзләр өчен сугышып йөрү матур күренеш түгел. Мәхәббәттә дә эшләр мактанырлык түгел. Сөйгәнегез белән ихлас булырга өйрәнегез.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның күбрәк ирек һәм бәйсезлеккә омтылуы аркасында якын кешеләре белән аралары ерагаер, мөнәсәбәтләре суыныр гына. Хезмәттәшләрегез белән турыга сөйләшү ышанычлы мөнәсәбәт урнаштырырга ярдәм итәр. Үзегезне күңелегезгә охшаган бүләк белән шатландырырга онытмагыз. Сюрприз сезгә зыян итмәс. 
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга шәхси эш башлауда зур ярдәм күрсәтәчәкләр дип фаразлый йолдызлар. Күптән шакыган ишекләр бу атнада ачылыр. Яңа клиентлар базасы тупларсыз, файдалы килешүләр төзерсез. Һәм әлбәттә яхшы гына күләмдә керем тупларсыз. Бу атнада булган романтик очрашулар күңелле хатирә калдырыр. 
КЫЗ (23.08-22.09)лар сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрне җайлаганда сабыррак булу комачау итмәс. Югыйсә киресенчә җайлыйсы урынга талашып китүегез ихтимал. Сезгә мәхәббәт җитеп бетми. Көнчелек чире дә чәчәк ата бугай. Ялларда эмоцияләрне читкә куеп торып, көнкүреш проблемаларга күз салсагыз яхшырак булыр. 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең бу атнада хыяллары тормышка ашырга мөмкин. Әлбәттә өйдә яткан килеш түгел, ә үзегез тырышлык күрсәткән очракта. Тормыштан ни теләвегезне аңлап эшкә тотыныгыз. Үткәндә калдырган якын кешегез шалтыратырга мөмкин. Эштә үзегезне яхшы яктан күрсәтү мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарның маҗаралы һәм романтик очрашуга бай ялларын киеренке һәм гел игътибар таләп итә торган тыгыз эш көне алыштыра. Әмма куркып калырга кирәкми. Профессиональ булуыгызны бик тиз югары бәяләрләр. Яңа идеяләрне язып бару һәм эш көнен планлаштыру уңыш китерер. Шәхси һәм гаилә тормышында үзгәрешләр күренми.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар эштә һаман да лидерлар рәтендә. Новаторлык һәм иҗади идеяләр бары сездә генә. Бу атнада шактый зур суммалар белән эш итәргә туры килер. Кесә тирәсе калыная төшәр. Тик саграк булыгыз. Хезмәттәшләрегезнең юлын кисә күрмәгез. Тиз килгән акча тиз арада чыгып китәргә дә мөмкин булуын истән чыгармагыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә өйдә ялгызы гына утырырга ярамый. Депрессиягә бирелүе ихтимал. Аралашыгыз, иҗат итегез. Эшлекле очрашулар, сәяхәтләр нәтиҗәсен бирми калмас. Яңа проектлар карьера үсеше белән бергә рухи канәгатьлек хисе дә алып килер. Мәхәббәт өлкәсендә сабыр итү әйбәтрәк.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга бу атнада төп игътибарны гаиләгә юнәлтергә киңәш итә йолдызлар. Тәмле ризыклар, чиста итеп җыештырылган өй һәм ягымлы хуҗабикә – ирегезнең төп теләге. Күңелегезгә ятмаган кеше белән җитди сөйләшү көтә. Эштә таләпчән һәм кырыс булырга тырышмагыз. Бу сезгә килешеп бетми. 
БАЛЫК (19.02-20.03)лар бу атнада мәхәббәтне беренче планга чыгара. Эштә яңа перспективалар көтелә. Моңа җиңел карамагыз. Югыйсә эш урынын алыштырырга туры килер. Арыганлык хисен җиләк-җимеш ашау бетерергә сәләтле. Антидепрессантлар турында онытмагыз. Бар да вакытлыча, кайгырмагыз, кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз.

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев