Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, ял көнендә гөмбәгә бармадыгызмы? (Фотолар)

Ә менә шәһәрдәшебез Зөлфия Музеева уңган да инде, буш вакытын гел табигать кочагында үткәрә.

Әле куптән түгел генә без аның мул уңышы белән мактанган идек. Бүген дә актив укучыбыздан  бер кочак фото килеп төште. Бу юлы ул гөмбәгә балачак дусты, сыйныфташы Рәзимә Ганеева барган. Икәүләшеп  Камышлы ягын урманыннан  рәхәтләнеп җыйганнар.

- Көне  дә матур, җылы иде. Балачак хәтирәләрен искә төшерә -төшерә чиләкләребезне тутырдык. Бик күңелле булды, - диләр. 

-  Көн уңышлы булды, хәтта пешергәндә дә алар җайлы, җырлап пеште, - дип язып җибәргән гөмбә остасы.

Әйтем торам ич, Зөлфия апа бик  уңган һәм җитез, күзләр тимәсен.

Гөмбәче ханым  урман "байлыгын" эшкәртеп, аны  тозларга  та өлгергән.

 

Зөлфия Музеева фотолары.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә матур-матур фотоларыгыз белән бүлешегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев