Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга атналык Йолдызнамә

21— 27 май 

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны бу атнада кызыклы перспективалы очрашулар һәм күңелле аралашу көтә. Кыска вакытлы сәяхәт һәм интенсив рәвештә белем туплау өчен кулай вакыт. Интеллектуаль активлык күрсәтү нәтиҗәсендә югары уңышларга ирешерсез. Хәтта берничә куянны берьюлы тоту мөмкинлеге дә туар, файдаланып калыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга ялкауланып ятмаска, киресенчә икекуллап эшкә керешергә киңәш итә йолдызлар. Тырышлык озак көттермәс, атна ахырына финанс хәлегез яхшырыр дип фаразлана. Профессиональ осталыкны үстерү өчен уңай вакыт. Еллык проект туплыйсыгыз килсә – алга. Бераз ябыгу курслары да үтү комачау итмәс. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр бу атнада үзләрен гадәттәгедән дә яхшырак хис итәр. Оптимист булуыгыз һәм энергиягез ташып тору нәтиҗәсендә теш үтмәслек мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарсыз. Имидж яки прическагызны үзгәртү теләге туар. Гардеробны алыштыру, матурлык салонына бару бары файдага гына булыр. 


КЫСЛА (22.06-22.07)лар берьялгызы калып, тыныч атмосферада уй-фикерләрен тәртипкә китерергә теләр. Өйдәгеләр тынычлык бирмәсә, аерым бүлмәгә кереп бикләнегез. Бераз психологик бушану комачау итмәс. Курку һәм комплексларыгызны да җиңү өчен уңышлы вакыт. Психологияне укысагыз рухи дөньягызны баетырсыз. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар бу атнада хыялларга бирелеп иҗат дөньясына чумар. Көнкүреш мәшәкатьләрнең арткы планга чыгуы мөмкин. Үзегезгә фикердәш дуслар эзләрсез. Интернет киңлегендә дусларыгыз белән төрле темага әңгәмә корып, форумнар үткәрү белән мәш килерсез. Волонтерлык белән шөгыльләнә аласыз. 


КЫЗ (23.08-22.09)ларны конкрет максат куеп эш итәргә өнди йолдызлар. Бары шул очракта гына уңышка ирешәчәксез дип ышандыра алар. Әлегә уңыш сезнең якта, файдаланып калыгыз. Карьера үсеше мөмкин. Җитәкчегез югары урын тәкъдим итәр. Куркып, югалып калмагыз, барын да җиңеп чыгарсыз. Якыннарыгыз белән арагыз да җайланыр. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада белемен күтәрергә теләр. Укыганда эләккән «койрык»ларны төзәтү өчен студентларга нык тырышырга туры килмәгәе. Авторитетыгызны төшерәсегез килмәсә, үзегезне берәр өлкәдә күрсәтергә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысы туристик поход өчен уңышлы. Сезне туйга чакырулары мөмкин, әзер торыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар атнаны тормыштан тәм табып, ләззәтләнеп, күңел ачып үткәрер. Кискен тойгы эзләп, үз башыгызга бәла ала күрмәгез, сак булыгыз. Эчкерсез булуыгыздан файдаланып, төп башына утыртып калдырулары бар. Кемнеңдер автоузышта катнашасы, кайберәүләрнеңауга чыгасы, ә кайсыберләренең тауга менәсе килер. 


УКЧЫ (23.11-21.12)ларның шәхси тормышы җайланыр. Гармония урнаштырасыгыз килсә сабыр һәм аңлый белүчән булыгыз. Атнаның икенче яртысын клубларга, күңел ачу чараларына, концертларга, туй, юбилейларга барып үткәрерсез. Берьялгызы барганчы сөйгәнегезне дә чакырырга киңәш итә йолдызлар. Парыгыз булмаса дустыгызны чакырыгыз. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрне бу атнада бары ике нәрсә: сәламәтлек һәм тәртип борчыр. Хроник авыруларга каршы профилактик чара күрегез. Витаминнар эчегез, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз, диета тотыгыз. Фигураны саклау комачау итмәс. Йортта чисталык урнаштырырга кирәк, югыйсә тузанга аллергия башлануы мөмкин.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар атнаны мәхәббәт хисендә янып үткәрер. Сөйгәнегез сезгә кыйммәтле бүләк ясар, романтик очрашуга чакырыр. Гаиләлеләрне балалар белән сөйләшү көтә. Уртак тел табу өчен сабыр һәм түзем булырга кирәк. Яңгылыш кына кызып китсәгез дә мөнәсәбәтләр тагын да киеренке һәм авыр булыр. 


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга әлеге атнада гаилә учагын саклап калу өчен шактый күп тир түгәргә туры килер. Якыннарыгыз белән уртак тел табарга, гаиләдә дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга омтылыгыз. Югыйсә ахырдан үкенүегез ихтимал. Юкка гына терсәк якын, әмма тешләп булмый димәгәннәр бит. Көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы вакыт.


Магнитлы көннәр көтелми

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев