Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә чәчкә-гөлләрнең шифасын күрәләр

Лениногорскиның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә уңышлы рәвештә “Гарденотерапия” программасы эшләп килә.


Җир белән эшләү, чәчәк-гөлләр үстерү кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шуны истә тотып, “Исток-Башлангыч” үзәгендә “Гарденотерапия” социаль технология программасы тормышка ашырылып килә. Аның кысаларында өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр  социаль хезмәткәрләр белән бергә чәчәк, гөлләр үстерү серләренә төшенәләр.

Гарденотерапия - олы буын вәкилләре һәм инвалидлыгы булганнарның социаль, психологик һәм физик халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән актив эшчәнлек төрләренең берсе булып тора. 

“Исток-Башлангыч” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Венера Әхмәтшина әйтүенчә, лениногорскилылар бу программада бик теләп катнашалар. Социаль хезмәткәрләр аларның өйләренә баралар, гөлләр алып киләләр, әлеге төр чәчкәләр буенча мәгълүмат җиткерәләр. Аралашу вакытына социаль хезмәттән файдаланучыларга теге яки бу гөлнең үзенчәлекләре, файдасы, аны кайсы бүлмәгә урнаштыру яхшырак булуы, нинди ашламалар кирәклеге турында аңлаталар, аларны тәрбияләүдә ярдәм итәләр .

Быел “Гарденотерапия” программасында “Исток-Башлангыч” үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы 10 кеше катнаша. Алар арасында тормыштан ямь табып яшәүче, гаҗәеп шат күңелле Фәридә Мифтахетдинова да бар. 1нче төркем инвалидлыгы булуга карамастан, бик актив яшәү позициясе белән аерылып тора ул. Тумыштан инвалидлар креслосында булып та, бик позитив һәм кызыксынучан, интернет челтәре белән дә бик күп еллар дус ул,  үзәктә нинди генә проектлар узса да, гел катнашырга тырыша, безгә дә бик ярдәм итә, ди Венера Әхмәтшина.
Фәридә Мифтахетдиновага гөлләр үстерү бик ошый. “Гарденотерапия” программасында катнаша алуына да чиксез шат ул. Гөлләрне ярату әнисеннән күчкән.
-    Бала чактан ук инвалид булсам да, тормышны бик яратам мин. Кешеләр белән аралашырга яратам, шуңа күрә дә дусларым бик күп, күршеләрем белән дә тату яшибез. Мин кечкенә чактан ул гөлләр үстерәм, әнием аларны бик ярата иде. Кызганыч, ул инде арабызда юк. Тик бүген дә аның якты истәлеге булып өемдә чәчәкләр үсә. Социаль хезмәткәрләр аларны карашырга, күчереп утыртырга, ашламалар белән баетырга ярдәм итә. Гөлләрем чәчәк ата башласа, шатланып туя алмыйм. Менә хәзер декабрист ата башлады, ул минем шау чәчкәгә күмелә. Шулай ук яратып фиалканың һәм яран гөленең берничә төрен үстерәм. Минемчә, тормышта һәр нәрсәдә ямь, гүзәллек күрә белергә кирәк, - ди Фәридә ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев