Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның янгын күзәтчелеге бүлеге кисәтә

Алдагы еллар күрсәткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында, янгын чыгу һәм шуның нәтиҗәсендә тән җәрәхәте алу очраклары күп тапкырга арта, моның сәбәбе, әлбәттә, бәйрәм вакытларында игътибарны киметү, шартлаткычлар белән чамасыз мавыгу һәм аларны куллану кагыйдәләрен бозу

Сыйфатсыз яисә куллану вакыты чыккан фейрверклар, петардалар сатып алу -  күзне бәйләп алу белән бер, аларның, үзләрен ничек тотасыларын алдан белеп булмый, бу очракта  интуициягә генә таянып эш итү – җавапсызлык, Яңа елны каршы алганда күзсез калу, колак пәрдәсе ертылу очрагы – йөзләр белән исәпләнә, аеруча балалар җәрәхәт ала, ә бит моның азагы , кайтарып алмаслык югалту белән тәмамланырга да мөмкин. Лениногорскиның янгын күзәтү эше бүлеге, Яңа ел, Раштуа яллары вакытында, аеруча игътибарлы булу кирәклеген кисәтә: шартлаткыч, бенгаль утлары, фейрверкларны, бары тик махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз, аларның янгын куркынычсызлыгы турында сертификаты булырга , куллану кагыйдәләре , кәгазьгә язылып ябыштырылган түгел, ә товарның төргәгенә язылган булырга тиеш.Шартлаткычны кулланыр алдыннан, инструкциясен  укып -өйрәнү   мәҗбүри. Кеше күп җыелган, торак йортлар белән 50 метрдан кимрәк ара булган, махсус  мәйданчыклар булмаган урыннарда шартлаткычлар  куллану тыела.Кече яшьтәге балаларга, ракета, петарданы үзләренә генә җибәрергә рөхсәт итәргә ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ җаваплылык кулланылачак.

Янгын куркынычы булган очракта -101, кәрәзле телефоннан - 101, 112 номерларына шалтыратыгыз!

Дмитрий Ванюков, Лениногорск районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев