Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Подлесный балалар бакчасында булган капиталь ремонтка шатланып туя алмыйлар

Лениногорскиның Подлесный балалар бакчасы капиталь ремонттан соң янәдән эшли башлады. Бүген биредә сабыйлар һәм бакча хезмәткәрләре өчен кирәкле барлык уңайлыклар тудырылган.


Республика программасы ярдәмендә Подлесный балалар бакчасы биналарында шактый зур үзгәрешләр күзәтелә. Иң беренче һәм мөһим үзгәреш – бакча бүгенге көндә бик җылы, балалар рәхәтләнеп идәндә утырып уйный алалар, чөнки алар җылытыла. Биналарда хәзер шәхси җылыту системасы көйләнгән. Артык кызу булса, киметеп, салкынайткан чакта кушып куеп була, бик уңайлы, диләр бакча хезмәткәрләре.

Подлесный балалар бакчасы ике аерым бинадан тора. Беренчесендә – иң кечкенә балалар төркеме, шулай ук аш-су блогы, икенчесендә 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар, татар теле кабинеты, мөдир бүлмәсе урнашкан.

Олырак балалар йөри торган төркем моңарчы бик кечкенә, тар булган. капиталь ремонт вакытында бер стенаны җимереп, ике аерым бүлмәдән бер иркен һәм якты бүлмә ясаганнар. Хәзер биредә малайлар һәм кызларга физкультура белән шөгыльләнергә дә, дәресләр үткәрергә дә, бәйрәмнәр уздырырга да, иркенләп уйнарга да була.

Ремонтка ябылып яңадан ачылганчы сигез ай вакыт узган. Анда тәрбияләнүчеләр башка бакчага йөреп торганнар. 11 ноябрь көнне алар янәдән үзләренең бакчаларына кайтты. Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, капиталь ремонт кысаларында планлаштырылган эшләр тулаем башкарылган.

Балалар бакчасы мөдире Гөлия Юнусова сүзләренә караганда, бүген бакчада балалар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә бик күп уңайлыклар тудырылган. Ул үзе дә шушы бакчага йөргән булган.
-    Капиталь ремонт шәһәр юбилее, шулай ук бакчабызның 55 еллыгы белән туры килде. Үзенең түгәрәк юбилеен балалар бакчасы менә шундый матур булып каршы алды. Элегрәк бу бакчага иллешәр бала йөргән. Соңгы елларда уңайлыклар булмау, бинаның салкын булуы аркасында ата-аналар балаларын шәһәргә йөртергә мәҗбүр иделәр, тәрбияләнүчеләр саны кимеде. Ә инде хәзерге вакытта бездә балаларны укыту, тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган, бакча 30 баланы сыйдыра ала. Шуңа күрә киләчәктә малайлар һәм кызлар саны артыр дип ышанабыз, – ди Гөлия Юнусова.

Бүгенге вакытта монда 20 бала тәрбияләнә. Әйтергә кирәк, бакча яшь ярымнан алып балаларны кабул итә. Кечкенә сабыйларны да алганга, Писмәннән үк балаларын китерүчеләр бар икән.

Гөлназ Хәйретдинова

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырга

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X