Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә иҗат әһелләре очрашуы узды

Үзәк китапханә һәм “Чишмә” әдәби берләшмәсе иҗади бердәмлектә яшиләр, “Чишмәдән” чыккан өр-яңа шигырьләр,җырлар, кулъязмалар нәшрияткә шуннан юл ала.

2нче декабрьдә аларның  очрашуы узды, ул Үзәк китапханәнең, "Чишмә " белән берлектә үткәргән, ТАССРның -100, шәһәребезнең 65 еллык юбилейларына багышланган һәм елны йомгаклау чарасы да булды.Ә ел, әдәби берләшмә өчен бик уңышлы килгән, яңа шигырь-җырлар иҗат итү белән бергә, алар, бәйгеләрдә катнашып дәрәҗәле урыннар алганнар,  “Авылым гүзәллеге”бәйгесендә  Зөлфия Мөхәммәтҗанова финалга чыккан, “Сүз һәм көй”дә - Таһир Шәсуаров, Мәһарша Вәлиуллова, Илсөяр Сәлахова дипломга лаек булганнар, ә Гүзәл Талипова шушы ук бәйгедә катнашып икенче урынны алган.Аның шигырьләре “Шәһри Казан” газетында да басылып чыккан. Бүгенге очрашуга да, алар, үзләренең  яңа иҗат җимешләре белән килгәннәр иде, шулар белән уртаклаштылар.

Әдәби берләшмәгә әле яңарак кына килеп кушылган Мансур Хәсәнов, сүзләрен дә, көен дә үзе язган, ә берләшмәнең инде байтак еллар эчендә кайнаган Гөләндәм Кәбирова, Гүзәл Талипова сүзләренә  иҗат иткән җырын башкарды.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев