Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның үзәк китапханәсендә «Табигать сагында торучылар» очрашуы үтте (+фотолар)

Кеше тормышы җир, табигать белән аерылгысыз. Табигать-анабыз безне туендыручы, яшәргә көч-дәрт бирүче дә.

 

Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Әнә шул максатны тормышка ашырып, 18 май көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә Лениногорск районының “Степной” тыюлыгы җитәкчесе Динмөхәмммәтов Фәрит Нургали улы белән очрашу узды.

 Эчтәлекле лекция – әңгәмә барышында Фәрит Нургали улы "Степной" тыюлыгының барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм тыюлыкның республикабыздагы иң матур урыннарның берсе икәнлеген ассызыклады. Аның уникальлеге, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

 Очрашу барышында 11нче гимназиянең 7 сыйныф укучылары "Степной" тыюлыгы эшчәнлеге белән таныштылар, табигатьне саклауның әһәмияте, Кызыл Китап һәм аның ни өчен булдырылуын исләренә төшерделәр, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Әлеге чара укучыларның рухи дөньясын баетты, табигатьне, тирә-юньне сакларга, хөрмәт белән карарга икәнлегенә төшендерде.

Фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәдә очрашу Фәрит Динмөхәммәтов белән очрашу