Заман сулышы

Лениногорскиның 2030 елгача үсеш юллары

Республиканың 2030 елгача билгеләнгән бурыч-максатлары бар, ул шулар буенча алга атлый. Стратегия 2030 дигән исем бирелгән аңа. Шушы көннәрдә муниципаль район стратегияләрен эшкәртү төгәлләнеп килә, алар республиканыкы белән керешеп, аны тормышка ашыру чарасы булып торачак. Хәтерегездә булса, былтыр яз аеннан башлап, республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе турында бик күп...

Республиканың 2030 елгача билгеләнгән бурыч-максатлары бар, ул шулар буенча алга атлый. Стратегия 2030 дигән исем бирелгән аңа. Шушы көннәрдә муниципаль район стратегияләрен эшкәртү төгәлләнеп килә, алар республиканыкы белән керешеп, аны тормышка ашыру чарасы булып торачак.

Хәтерегездә булса, былтыр яз аеннан башлап, республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе турында бик күп сөйләделәр. Аның буенча фикер алышулар булып, лениногорскилылар да актив катнашты. Казанда узган бер шундый очрашудан кайткан лениногорскилы Роман Мишарин:

-Белем алу, эшле булу, гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту һәм башка бик күп якларга ярдәмнең алдан уйланылып, планлаштырылып эшләнүенә ышанып кайттым, -дип сөйләгән иде.

Республика үсеш стратегиясендә барлык тармак-юнәлешләр исәпкә алынып һәрберсенең үсеш юллары билгеләнгән. Безнең район да 2030 елгача үз стратегиясен эшләп, тотрыклы үсеш өчен озак вакытка максат һәм бурычлар билгеләде. Ел саен чаралар планы үтәлүгә һәм районның үсеш факторларына бәйле рәвештә чираттагы өч елга төгәллек, кирәк булган очракта үзгәреш кертеләчәк, дип билгеләнгән әлеге рәсми документта. Район икътисады структурасының яртысын диярлек нефть табу тармагы керткән өлеш алып тора. Аны киңәйтү максатында эш юнәлешләре билгеләнгән: машина төзелеше кластеры төзү, авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәм туризм. Республика стратегиясендәге бүленеш буенча, без Әлмәт - машина төзелеше кластеры зонасына керәбез. Әлеге территориядә машина төзелеше нефть промышленносте белән тыгыз бәйләнгән. Хәзерге вакытта республиканың көньяк- көнчыгышы, шул исәптән шәһәребездәге берничә предприятие дә нефть табу өлкәсе өчен төрле продукция җитештерә. Киләчәктә әлеге юнәлешне үстерүгә нык игтибар биреләчәк, дип аңлашыла, ул хезмәт күрсәтүнең һәм сатуның яңа базарына чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Стратегия проетыннан күренгәнчә, районда известь ятмалары булу Әлмәт икътисадый зонасы төзелеш өлкәсе өчен цемент чыгаруны җайга салырга мөмкин.

Авыл хужалыгы тармагына да зур бурычлар куелган. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә кабул ителгән һәм республика ярдәме, шәхси инвесторлар башлангычы белән киләчәкне күздә тотып шактый гына инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсен "Роснефтекомплект" җәмгыяте башлаган. Ул күпьеллык үлән орлыкларын җитештерүче орлыкчылык үзәге булдырудан гыйбарәт, ягъни мал азыгы өчен сыйфатлы орлык әзерләүне күз алдында тота. "Сатурн-Урал" ашлык киптерү комплексы сафка басу алдында. Биредә ашлыкны чистартып, киптереп була, киләчәктә сакларга да мөмкин булачак, районыбызның башка хуҗалыклары да ашлык киптерү комплексыннан файдалана алачак. Шулай ук теплица комплексы төзү буенча инвестицион проектны үстерү буенча эш алып барыла. Проект яшелчәне ел әйләнәсе үстерүне күздә тота. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне саклауны оештыру да мөһим. Стратегиядән күренгәнчә, бездә заманча һәм нәтиҗәле саклау технологияләре булган склад корылмалары кирәк, аларда шулай ук сыйфатын тикшерү, юу, өтерү һәм башка мөмкинлекләр булырга тиеш. Бу импортны кыскартып, кышкы-көзге чорда бәя артуны йөгәнләргә ярдәм итәр иде, диелә.

Безнең район кергән Әлмәт зонасы үсешенең бер юнәлеше итеп республика стратегиясендә туризм өлкәсе күрсәтелгән. Ул бюджетның керем өлешен шактый гына тулыландырырга мөмкин, дип язылган документта. Безнең район территориясендә "Дала зәе" заказнигы, "Бәкер" шифаханәсе, Шөгердәге нефть һәм шәһәрдәге музейлар, һәйкәлләр бар. Кыскасы, 2030 елгача безнең районда туризмның төрле юнәлешләре үсәргә мөмкин: сәламәтләндерү, спорт, тарихи, этнографик, экологик, промышленность һәм агротуризмнар. Тик моның өчен шактый бурычлар үтәргә кирәк шул. Аларны төзекләндерү, матди базаларын ныгыту, инфраструктурасын үстерү, юллар салу һәм башкалар. Шулай ук туристларга хезмәт күрсәтүче һәм экскурсоводларның һөнәри осталыгы бик мөһим. Шуңадыр, стратегиядә туризм юнәлешен этаплап үстерү кирәклегенә басым ясала. Менә шулар безнең район икътисадына сизелерлек үзгәреш кертергә мөмкин. Стратегиядә шулай ук эшмәкәрлекне үстерү, инвестицияләр күләмен арттыру, кадрлар белән эш, торак, спорт, халыкка хезмәт күрсәтү , экологияне яхшырту кебек бурычлар да куелган. Алар стратегиянең халыкның яшәү сыйфатын күтәрү, икътисадның тотрыклы үсешенә шартлар тудыру кебек төп максатлары үтәлүен тәэмин итәчәк.

Алсу Миңнебаева

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: