Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яңа мәчете - "Әбү Хәнифә" имамлы булды

Күптән түгел Геофизиклар поселогында бик матур яңа мәчет ачылды. Мәчетне ачу тантанасында шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин: "Әлегә мәчетнең хуҗасы юк, Рамазан ае беткәч без аны билгеләрбез", дигән иде. Менә Рамазан ае бетеп ике көн үткәннән соң ул үзенең сүзендә торып, мәчеткә өйлә намазына җыелган мәчет картлары белән...

Күптән түгел Геофизиклар поселогында бик матур яңа мәчет ачылды.


Мәчетне ачу тантанасында шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин: "Әлегә мәчетнең хуҗасы юк, Рамазан ае беткәч без аны билгеләрбез", дигән иде.

Менә Рамазан ае бетеп ике көн үткәннән соң ул үзенең сүзендә торып, мәчеткә өйлә намазына җыелган мәчет картлары белән җыелышып, яңа мәчетнең имамы итеп хәзерге "Ихлас" мәчетенең мөэзин вазифаларын башкаручы Әбүзәр хаҗи Халиуллинны тәкъдим итте. Җыелган халык бертавыштан бу тәкъдимгә кушылды.

Ә инде үз чиратында үзәк мәчетнең мөәзин вазифаларын башкарырга шушы мәчеткә йөрүче Фәрхәт Шәйхетдинов бертавыштан сайланды.

Ринат Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев