Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Каран авылындагы татар токымлы атлар Алтайга юл тотты

Бу чабыш татар токымлы атларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә

24 июльдә Казан ипподромыннан татар токымлы атларда Алтайга кадәр атка атланып бару чабышына старт бирелде. Барлыгы 6 ат бу чабышта катнашачак, шуның дүртесе - районыбызның Каран авылындагы, "Алмакай" ат утарыннан, фермер Фәрит Нәбиуллин атлары. Калган икесе - Теләчедән.

Алтайга кадәр бару юлының озынлыгы 3 мең километрдан артык. Маршрут Россиянең сигез төбәгендәге 56 торак пункт аша уза.

Чабышта катнашучылар составында  – дүрт җайдак, озатучы һәм  ветеринар табиб. Юлда алар белән ветеринар хезмәт машинасы һәм ат йөртүче автомобиль барачак.  Техниканы бик авыр җирләрдә генә, әйтик, сазлык, куе урман, текә сөзәклек, тирән чокырлар туры килгәндә файдаланачаклар.

Ярышларда катнашучылар юлда 38 көн үткәрәчәк. Алар Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай – Евразия йөрәге» дигән истәлекле билге янында финиш ясаячак, Казанга 30 августта яки 1 сентябрьдә кайтачаклар. Атлар - Татарстаннан бүләк буларак, Алтайда калачак икән.

Казанда узган тантаналы старт чарасына Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, "Алмакай" ат фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин барды.  Фәрит абый сүзләренчә, татар токымлы атларны бу чабышка әзерләүне күптән башлаганнар. "Язга таба чыккач, атлар көненә 20-30 км йөреп кайттылар", - ди ул.

 

Фото:  Владимир Васильев / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар токымлы атлар татар атлары Фәрит Нәбиуллин "Алмакай"