Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"ЛениногорскРемСервис»та кулын скважинага кыскан эшчене вертолет белән Казанга китерәләр

«ЛениногорскРемСервис» оешмасы бораулаучысы - 1987 елгы Лениногорск кешесенең кулы күтәрү агрегатына кысылып җәрәхәтләнгән. «ЛениногорскРемСервис»ның Оренбург өлкәсе Байтуган авылы тирәсендә урнашкан 514нче скважинасында эшләүче бораулаучысын вертолетта Казанның Республика клиник сырхауханәсенә китерәчәкләр. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. 514нче скаважинадагы фаҗига турындагы хәбәр Республика Гадәттән...

«ЛениногорскРемСервис» оешмасы бораулаучысы - 1987 елгы Лениногорск кешесенең кулы күтәрү агрегатына кысылып җәрәхәтләнгән.
«ЛениногорскРемСервис»ның Оренбург өлкәсе Байтуган авылы тирәсендә урнашкан 514нче скважинасында эшләүче бораулаучысын вертолетта Казанның Республика клиник сырхауханәсенә китерәчәкләр. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
514нче скаважинадагы фаҗига турындагы хәбәр Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кризислы хәлләр идарәсенең район бүлекчәсенә бүген 4сәгать 46 минутта ирешкән. Анда бораулаучының кулы күтәрү агрегатына кысылуы әйтелгән. Зыян күрүчене башта якындагы Северное торак пунктының медицина хезмәте күрсәтү бүлегенә китергәннәр, аннары Лениногорскига озатканнар һәм махсус транспортта Бөгелмәгә күчергәннәр. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар вертолеты авыруны Казанга, Республика клиник хастаханәсенә китерәчәк.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев