Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия татар халкына рәхмәтен җиткерде

Әлфия Авзалованы җирләгәннән соң аның кызы Зөлфия "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән хушлашу тантанасына килгәннәргә, җирләүдә булышканнарга, аның иҗатын яратучыларга һәм, гомумән, барлык татар халкына рәхмәт җиткерергә теләге барлыгын әйтте. "Бөтен килгән халыкка бик зур рәхмәт. Әнинең бүген соңгы концерты булды, дип әйтеп була. Бөтенесе дә әнинең җырларын тыңлады, кул...

Әлфия Авзалованы җирләгәннән соң аның кызы Зөлфия "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә җырчы белән хушлашу тантанасына килгәннәргә, җирләүдә булышканнарга, аның иҗатын яратучыларга һәм, гомумән, барлык татар халкына рәхмәт җиткерергә теләге барлыгын әйтте.

"Бөтен килгән халыкка бик зур рәхмәт. Әнинең бүген соңгы концерты булды, дип әйтеп була. Бөтенесе дә әнинең җырларын тыңлады, кул чаптылар. Килгән кешегә, җитәкчеләргә, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәриповичка бик зур рәхмәт. Беркем онытмады", - диде Зөлфия.

"Ул җирләүнең шушындый булуын үзе теләгән иде. Минем белән халык килеп саубуллашырга тиеш, дип әйткәне бар. Мине концерт күлмәге белән җирләгез дип, васыять әйтеп калдырды", - дип искә төшерде җырчының кызы.

"Ахырда тагын бер тапкыр әниемнең яраткан сүзен әйтәсе килә: "Халкыма бик зур рәхмәт", - диде Әлфия Авзалованың кызы.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X