"Өлгермибез..." Илфак Шиһапов
Өлгермибез ... Өлгермибез, һаман өлгермибез без Сандугачлар моңын тыңларга. Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә Вакыт та юк юк-бар уйларга. Заман шундый, без ашыгып барабыз, Ашыкамасан узып китәләр. Тормыш шундый, һаман соңга калабыз Адым саен юлда киртәләр. Таң җилләре каеннарны сыйпый, Күренмичә сайрый сандугач. Кошлар сайраганын таңнын җилен, Тыңларбыз тормышлар җайлангач. Өлгермибез,...
Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Сандугачлар моңын тыңларга.
Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә
Вакыт та юк юк-бар уйларга.
Заман шундый, без ашыгып барабыз,
Ашыкамасан узып китәләр.
Тормыш шундый, һаман соңга калабыз
Адым саен юлда киртәләр.
Таң җилләре каеннарны сыйпый,
Күренмичә сайрый сандугач.
Кошлар сайраганын таңнын җилен,
Тыңларбыз тормышлар җайлангач.
Өлгермибез, һаман өлгермибез без.
Байлык кирәк тормыш көтәргә,
Кемнәрдәндер куып җиткермәскә дә
Кемнәрнедер узып китәргә.
Заман шундый кешедәй яшисе дә
Күрмәгәнне килә күрәсе.
Шуңа күрә туктамый чабасы да,
Сандугач тавышсыз түзәсе.
Өлгермибез һаман алга чабабыз,
Онытылган дуслар туганнар.
Һәр көн саен яңа борчу табабыз:
Бик еракта безне узганнар.
Еллар үткәч тормыш малы житә дә
Таң җилләре исеп туктагач
Зират өсте яшел каеннарында
Сайрый таңда үлмәс сандугач
Еллар үткәч тормыш малы җитә дә
Таң җилләре исеп туктагач
Зират өсте яшел каеннарында
Сайрый таңда үлмәс сандугач
Илфак Шиhапов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев