Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә кофе калдыгын бозлавыктан саклану өчен кулланалар

Ул аяк киемнәрен бозмый, йорт хайваннарының тән тиресенә зыян салмый.

Әлмәттә кофе калдыгын бозлавыктан саклану өчен куллана башлаганнар.

Элек кофейнялар кофе калдыкларын чүп чиләгенә ташлый иде. Аны бозлавык булмасын өчен сибә торган тоз урынына да файдаланырга була.

Шәһәрнең заправка станцияләре һәм кофейнялары экологларның үтенече буенча ай дәвамында кофе калдыгын җыеп барган. Нәтиҗәдә, 50 кг җыелган кофе чүбе «Сәламәтлек» паркы юлларына сибелде.

Бу — экологик алым. Ул аяк киемнәрен бозмый, йорт хайваннарының тән тиресенә зыян салмый. Кар эрегәч, урам себерүчеләр кофе калдыгын яшел үлән чыгасы җиргә таба себерә һәм ул үсемлекләр өчен ашлама була.

Мондый практика Бөекбритания паркларында актив кулланыла икән. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев