Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә республикада тиңе булмаган пляж ачыла (фото)

Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла. Тантаналы чара 13:30 сәгатьтә башлана. Татарстан Парклары дирекциясендә әйтүләренчә, пляж республикада тиңе булмаган үзгә ял зонасы булачак. Пляж биләмәсендә яңа объект һәм ял зоналары барлыкка килгән. Әйтик, вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен...

Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла. Тантаналы чара 13:30 сәгатьтә башлана.
Татарстан Парклары дирекциясендә әйтүләренчә, пляж республикада тиңе булмаган үзгә ял зонасы булачак. Пляж биләмәсендә яңа объект һәм ял зоналары барлыкка килгән. Әйтик, вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен махсус зоналар - скалодром, спорт тренажерлары, волейбол мәйданчыгы...
Пляжда балалар мәйданчыгы, туклану урыннары, көймә, катамараннарны прокатка бирү пунктлары, фитнес һәм йога белән шөгыльләнү урыннары да бар.
Моннан тыш биредә ачык һавада бассейны, саунасы, балалар су мәйданчыгы булган спрей-парк та пәйда булган. Пляж ак ком белән түшәлгән.
Шунысы игътибарга лаек: ял итәргә керү бушлай. Шулай да аерым зоналар түләүле һәм түләүсезгә бүленә.
Фото:info.tatcenter.ru
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев