Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә скважина янганда эшчеләр җитди зыян күргән

Әлмәттә нефть скважинасы яну нәтиҗәсендә ике эшче җитди зыян күргән, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газеты сайты.

Табиблар аларның тормышы өчен көрәшә. Исегезгә төшерәбез, бәхетсезлек очрагы 20 апрель төнендә Югары Мактама янында булды. Нефтьле сыеклык яну мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте. Янгында 54 яшьлек бораулаучы белән аның 33 яшьлек ярдәмчесе зыян күрде. Аларның тәннәре пешкән. Икесе дә хастаханәдә, авыр хәлдә.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/lmtt-skvazhina-yanganda-eshchelr-itdi-zyyan-krgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев