Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Люция Закирова: Елыйм, көләм, димәк яшим!

Гомер чиксез, гомер озын, мәңге яшәрбез сыман тоела. Зиратка барсаң, хәйраннар каласың, япь-яшьләрне үзенең янына чакырып алган Аллаһы Тәгалә.

Тиз уза икән ул гомерләр, бик тиз. Өлкәнәюеңне сизми дә каласың. Гомер җепләре генә маңгайларга сырлар чигә. Әйе, фанилыкта гомер мизгел генә. Барыбызда  бакыйлыкка, үз оябызга күчәчәкбез. Гомер бишегендә тирбәлгән вакытта мәңгелек яшәрбез сыман.   Яшәгән саен күңелләр нечкәрә, күзләргә яшьләр ешьрак тула. Юкка да  хәтер кала,  кешеләрнең дорфа сүзен дә күтәлә алмас була кеше. Аздан гына хәтер кала, аздан гына күңел була. Туганым яки балаларым телефоннан гына шалтыратып сөйләшсәләр дә, күбәләктәй очып йөрим. Дусларның, танышларның, тирә-күршеләремнең җылы карашы мине күкләргә күтәрә. Җырлый – җырлый бакчамда эшләргә дәрт-дәрман бирә. Еллар гына узып киткән саен чәчләремә кырау сибеп агартып, көмеш салып  китәләр. Ә гомерләр инеш төсле ага да ага. Хәзер пенсиядә, эшкә барасы булмагач көзгеләргә  бик еш күз салмыйм, йорәк кенә кайвакыт сыкрап алса да һаман унсигездә кала бирә. Паспортка теркәлгән еллар гына ярты гомеремнең үтеп киткәнен  печатьләп белгертеп тора. Әле яңа гына  бит мин сабый идем, яңа гына гөрләде яшьлегем, мәктәп елларым. Сөйгәнем , бердәнберем белән  бәхетле гомер, кояшлы җиһан, якты көннәр  мәңге бетмәс  кебек иде. Ләкин  бер канатым, сөйгән  лачыным төнне сайлады, башка галәмгә - чиксезлеккә  җаны ашкынды. Соклана идем, хозурлана идем яңа яуган кар бөртеге белән. Тагын кыш якынлаша. Тик хәзер кышны кабул итми күңел , чөнки мин өзелеп ярата торган кыш канатымны каерып, бәгыремнең нечкә бер кылын өзеп, мәңге төзәлмәс яра салып китте.    Кәефем не җегәрләп дилбегәдә  тота алмыйм: йә елыйм, йә көләм. Кәеф көрдә-унсигез яшь миңа, ә кәефем төшсә – йөзгә дә җитәм.Әнә тагын шәфәкъкә кызгылт төс керде, димәк тагын бер көн узып бара. Көзге дустым. Бар иде бит  бәхет тулы күзләрем белән сиңа текәлеп караган чакларым.  Мин  сиңа караганда  янымда җанкисәгемнең  мөләем йөзен  күрә идем , нигә соң хәзер як- ягымда бушлык?! Нигә битемдәге сырларга төртеп күрсәтәсең, көзгем? Дәшмә һәм күрсәтмә аларны миңа, йөрәгемдә-җанымда бит минем  җыерчык юк. Миңа бары унсигез!  Ярар, әзерәк шаярып  алдым. Яшәрүгә түгел, инде картаюга таба барасы. Ак чәчләр һәм маңгай сыры гына алдамыйча  яшьне  күрсәтә. Ярар, җайлы гына тәгәрәсен инде без җигелгән тормыш арбасы, алда сикәлтәле юллар очрамасын, балаларым, кияүләрем, оныкларым белән гөрләшеп яшәргә язсын Аллам. Алар өчен карт түгелмен, һаман яшь әле.  Машиналарына сикереп менеп җиләккә, себеркегә,  табигать кочагында  фотокарточка төшәргә йөри алам. Шаярабыз, көләбез. Аллама мәңге рәхмәтлемен, тормыш ямен, тәмен татып 43 ел сөйгән ярым белән   сөю чишмәсенең чиста суын гына эчеп яшәдем,  үкенечле юллар үтмәдем.  Көләч кояш булдым кайчагында, яшен булып та мин яшьнәдем. Тормыш юлымда очраган һәрбер кешегә рәхмәт әйтәм, алар миңа  олы тәҗрибә бирделәр:усаллары да, юашлары да, сараннары да, юмартлары да, изгеләре дә... Хәзер инде һәрбер көннең кадерләрен белеп, гомер көзләремне сабыр гына көтәмен. Аллага дога укып  мең кат рәхмәт әйтәм,гомеремнең һәр мизгеле өчен рәхмәтле мин Тәңремә! Янам, көям, елыйм, җырлыйм, көләм, сагышланам.... Димәк, әле яшим.

Люция Закирова, Керкәле


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X