Заман сулышы

Маникюр эшләткәннән соң бармаксыз калган...

Надан "белгеч"ләргә барсаң, шулай да була икән ул.

 

Бу коточкыч хәл Мәскәүдә булган. 22 яшьлек кыз, Интернет челтәрендә тырнак буяу буенча белгечне табып, аның өенә барган. Маникюр эшләткәннән соң бер атна узгач, кызның бармаклары шешә башлаган. Аннан соң  ул дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, кыз бер бармаксыз калган.

Соңрак ул әлеге хәл буенча полициягә гариза язган. Хокук сакчылары ачыклавынча, бу белгечкә моңа кадәр дә закон бозу буенча мөрәҗәгатьләр булган икән.

Әлеге вакытта "тырнаклар буенча белгечне" тоткарлый алмаганнар, ул фатирдан киткән. Әлеге вакытта эзләүләр дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/manikyur-eshltknnn-so-barmaksyz-kalgan

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: