Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак

Кыш быел озакка сузылырмы, язны кайчан көтәргә дип, Кукмара районының Рудник авылында яшәүче Фәйзрахман Бариевка шалтыраттым. Ул табигатьне ел дәвамында күзәтеп барып, ел фасылларының ничек киләчәген алдан фаразлап куя. - 31 декабрьдә җылы булды, кыш озакка сузылачак. Түбә читләрендәге боз сөңгеләренең дә озын булуы шуны хәбәр итә. 1 февральдә көн...

Кыш быел озакка сузылырмы, язны кайчан көтәргә дип, Кукмара районының Рудник авылында яшәүче Фәйзрахман Бариевка шалтыраттым. Ул табигатьне ел дәвамында күзәтеп барып, ел фасылларының ничек киләчәген алдан фаразлап куя.

- 31 декабрьдә җылы булды, кыш озакка сузылачак. Түбә читләрендәге боз сөңгеләренең дә озын булуы шуны хәбәр итә. 1 февральдә көн аяз булса, яз иртә килә дигән сынамыш бар. Ул көнне кар төште, бу да кышның тиз генә чигенмәячәге турында сөйли. Февральдә кар артык күп яумаячак, көннәр артык суык булмас кебек. Булса да, берничә көн генә суытып алачак. Март аенда, гадәттәгечә, суыклар торачак. 20ләреннән соң гына җылытачак, - ди ул.

Май ае бик җылы килергә охшаган. Июньдә яңгырлар булачак, ә менә июль коры киләчәк. Августның ничек булачагын февраль ае күрсәтер инде, диде халык синоптигы.

Казан федераль университетының метеорология һәм климатология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, февральдә каты суыклар көтелми.

- Көз көне халык куркып көткән аномаль суыклар да килмәде. Иң салкын көн Казанда Раштуада күзәтелде. Термометр баганасы 27 градуска кадәр төште. Декабрь белән гыйнварда һава температурасы нормадан бик аз гына түбәнрәк булды. Халык шуны сизәргә дә өлгерде һәм аларча кыш суык булды. Урамда чын кышкы матур көннәр. Кыш шундый булырга тиеш тә инде. Шунысы әйбәт, җепшек көннәр, кар эреп, аяк аслары юешләнүләр булмады, - ди ул.

Быел Россиянең көньягында исә чынлап та аномаль суыклар булган, дип яза "Российская газета". Кичке температура анда 3-8 градус салкынлык күрсәткән. Җылы яклар өчен бу дөрестән дә суык. Синоптиклар әйтүенчә, бу салкыннарга бөтен үсемлекләр дә чыдамый. Җимеш бирә торган агачлар, виноградлар, шулай ук көньяк пальмалары да зыян күрергә мөмкин.

Сүз уңаеннан: иң суык көн Казанда 1942 елның 21 гыйнварында булган. Ул көнне термометр баганасы - 46,8не күрсәткән. 1979 елның 1 гыйнварында 45,3 градус салкын булган.

http://shahrikazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X