Заман сулышы

Мартның иң арзан автомобильләре билгеле

Россия белгечләре фикеренчә, агымдагы айның иң очсыз автомобиле - Ravon/Daewoo Matiz, дип хәбәр итә "Российская газета". Аның бәясе 314 мең сумнан артмый. Ул быел яңартылып, иминлек мендәрләре, АВС системасы белән тулыландырыла. Икенче урында - Lifan Smily хэтчбегы. Бәясе - 319,9 мең сум. Өченче урында - 359,9 меңлек Chery Bonus (2014...

Россия белгечләре фикеренчә, агымдагы айның иң очсыз автомобиле - Ravon/Daewoo Matiz, дип хәбәр итә "Российская газета".
Аның бәясе 314 мең сумнан артмый. Ул быел яңартылып, иминлек мендәрләре, АВС системасы белән тулыландырыла.
Икенче урында - Lifan Smily хэтчбегы. Бәясе - 319,9 мең сум.
Өченче урында - 359,9 меңлек Chery Bonus (2014 елгы модель).
Дүртенче һәм бишенче урыннарда Lifan компанисенең Smily New машинасы һәм Celliya моделе урнашкан. Бәяләре 364,9 мең сумнан артмый.
ВАЗ машиналары да рейтингта урын алган: LADA Granta - 383,9 мең, Priora - 389 мең сум.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: