Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машина йөртүчеләргә ерак юлга чыкмаска киңәш ителә

Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе машина йөртүчеләргә, һава торышы начараю сәбәпле, бик кирәк булмаса, ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итә. Метеорологлар биргән мәгълүматлар буенча, республика территориясендә юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, шулай ук җил метрына 14 секундка кадәр көчәер дип фаразлана. Температура төшү сәбәпле, юлларда бозлавык...

Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе машина йөртүчеләргә, һава торышы начараю сәбәпле, бик кирәк булмаса, ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итә.

Метеорологлар биргән мәгълүматлар буенча, республика территориясендә юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, шулай ук җил метрына 14 секундка кадәр көчәер дип фаразлана. Температура төшү сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Машина йөртүчеләрдән юлларда игътибарлы булу сорала, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайларга киңәш ителә. Шулай ук куркыныч маневрлар ясаудан да тыелырга кирәк.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев