Маска режимы янәдән көчәйтелә
30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак.
Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре төшереп калдырачак.
Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен "битлексез керү тыелган" диелгән өстәмә язулар эленәчәк. Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, метрода яки троллейбуста битлексез булырга тиеш түгел.
Әлегә Лениногорскидагы рейдлар турында билгеле түгел. Ләкин сакланып йөрү комачау итми. Сәламәт булыйк.
Фото: "Татар информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев