Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Медицина ягыннан рөхсәт булмаган очракта машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарга мөмкин

Кешенең сәламәтлегенә бәйле рәвештә, машина йөртүгә чикләүләр булуы ачыкланган очракта автомобиль йөртүчесен чираттан тыш медицина тикшерүенә җибәрәчәкләр.

 

Ул тикшерүгә килмәсә яки медицина ягыннан машина йөртергә рөхсәт ителмәве расланса, аның машину йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылачак. Бүген Дәүләт Думасы беренче укылышта шундый закон проектын кабул итте, дип яза «Российская газета».

Бу төзәтмәләр буенча, машина йөртүченең медицина белешмәсе электрон булачак. Документның кәгазь варианты йөртүченең соравы буенча биреләчәк. Тик ЮХИДИдә белешмә, машина йөртү таныклыгын тапшырган яки алыштырган вакытта, электрон реестр аша тикшереләчәк.

Бу реестрда үзгәрешләр булырга мөмкин. Мәсәлән, пациентны кабул иткән вакытта табиб машина белән идарә итәргә ярамый торган авыруны ачыклый (яисә транспорт белән идарә итәргә мөмкин, ләкин кайбер чикләүләр белән). Табиб бу мәгълүматны хастаханәнең медицина мәгълүмат системасына яки региональ бердәм сәламәтлек саклау мәгълүмат системасына кертә.

Шулай ук мәгълүмат сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт системасына китә. Шул ук вакытта элек бирелгән медицина белешмәсе гамәлдән чыгарыла. Ә машина йөртүчесе ике ай дәвамында чираттан тыш медицина тикшерүе узарга тиеш була. 

Әгәр дә әлеге яңа тикшеренү барышында табиблар машина йөртергә ярамый дигән карар чыгарса, бу мәгълүмат реестрга да кертеләчәк. Моның нигездә элек бирелгән машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыгарылачак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев