Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Медицина өлкәсенә быел нинди үзгәрешләр кертелә - исемлек

ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең реестры булдырыла, диспансеризация турында СМС хәбәр килә башлый, фармацевтика челтәре ЕГАИС системасына тоташтырылачак. 2017 елның 1 гыйнварыннан ВИЧ инфекцияле кешеләр реестры булдырылачак. Аның ярдәмендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр пациентны дәвалау өчен даруларны үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алуга күчәргә тели. Рәсми мәгълүматлар буенча Россиядә 824 мең ВИЧ-инфекцияле кеше бар....

ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең реестры булдырыла, диспансеризация турында СМС хәбәр килә башлый, фармацевтика челтәре ЕГАИС системасына тоташтырылачак.
2017 елның 1 гыйнварыннан ВИЧ инфекцияле кешеләр реестры булдырылачак. Аның ярдәмендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр пациентны дәвалау өчен даруларны үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алуга күчәргә тели.
Рәсми мәгълүматлар буенча Россиядә 824 мең ВИЧ-инфекцияле кеше бар. Аларның уртача 40 процентыгына дәвалау курсы үтә. Кайбер региоаннарда терапия алучылар саны 20 проценттан артмый.
1 гыйнвардан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иминиятләштерелгән россиялеләргә диспансеризация һәм вакцинация үтәргә кирәклеге турында СМС хәбәр итү программасын эшләтеп җибәрәчәк.
Яңа елдан Россиялеләрне бюджет хисабыннан чит илгә дәваларга җибәрүне гадиләштерүче закон үз көченә керә. Хәзер Россия гражданинын дәвалауга чит ил оешмасы белән контракт төзегәндә чикнең теге ягында бердәнбер тәэмин итүчедән дәүләт сатып алуы башкарылачак.
Препаратның чынлыгын тикшерү һәм аның җитештерүчедән аптекага кадәр юлын күзәтүдә ярдәм итә торган автоматлаштырылган контроль системасы эшли башлаячак.
Фармацевтика субстанцияләре җитештерүчеләре алкоголь продукциясе исәбен алучы автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтырылачак.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев