Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Метеорологлар: Татарстанда һава торышы икенче атнага яхшырачак

Республикада көндезге һәм төнге һава температурасы нормадан 4-5 градуска түбәнрәк. Яңгырлар, көчле кискен җил, бу төндә Татарстанның аерым бер районнарында яуган карны метеорологлар циклонның артык активлыгы белән аңлата. «Без циклонның тыл өлешендә торабыз, 15 майга кадәр дәвам итәчәк түбән температура шуның белән бәйле. Һава шартларын циклонның артык активлыгы билгели. Бер-ике...

Республикада көндезге һәм төнге һава температурасы нормадан 4-5 градуска түбәнрәк. Яңгырлар, көчле кискен җил, бу төндә Татарстанның аерым бер районнарында яуган карны метеорологлар циклонның артык активлыгы белән аңлата.

«Без циклонның тыл өлешендә торабыз, 15 майга кадәр дәвам итәчәк түбән температура шуның белән бәйле. Һава шартларын циклонның артык активлыгы билгели. Бер-ике көн элек бөтенләй башка циклон иде, ул көнбатышка китте, аның урынына Самарадан яңасы килде. Төньяк юнәлешкә охшаган. Шуңа карамастан, ул төнге явым-төшемнәр һәм кырау алып килде. Мәсәлән, төнлә Алексеевск районында кар яуган. Кайчан һава торышы үзгәрәчәк? Икенче атнага дип уйлыйбыз. Дүшәмбе 12-15 градус җылы көтелә», - дип белдерде профессор-метеоролог Юрий Переведенцев.

«Казан-Сокол» авиаметеорологик станция башлыгы Римма Ермакова сүзләренчә, майның икенче яртысы беренчесенә караганда яхшырак булачак. «Циклон чигенә. Эссегә өметләнмибез, әмма якшәмбедән көннәр җылыначак. Бүген көннең икенче яртысында явым-төшем көтелә, ә җомгадан антициклон коры һава алып киләчәк. Һава торышы акрынлап яхшырачак», - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев