Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф министры мәктәпләрдә яулык кию мәcьәләсе буенча үз фикерен әйтте

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә карата мөнәсәбәтен белдереп, бездә белем бирүнең дөньви булуына басым ясап, комментарий бирүе хакында хәбәр итә ТАСС. "Бездә дөньви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели...

Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә карата мөнәсәбәтен белдереп, бездә белем бирүнең дөньви булуына басым ясап, комментарий бирүе хакында хәбәр итә ТАСС.

"Бездә дөньви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели дип уйламыйм", - дигән.

Шунысын искәртеп үтик, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында Мордовия җитәкчелеге татарлар яшәүче Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендәге укучы кызларга һәм укытучыларга яулык киеп йөрүне тыюлары турында хәбәр таралган иде.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев