Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мин Лениногорскины яратам (сораштыру)

Шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек кызганнан-кыза бара. Әле менә 13 апрельдә Лениногорск үзенең дусларын Казанда да җыеп алачак. Моңа әзерлек күптән бара инде: шәһәр һәм район җитештерүчеләре эшләнмәләреннән торган бик зур күргәзмә оештырылачак. Үзешчән артистлар, коллективлар кат-кат репетиция ясый. Менә әзерлекнең шулай кызган көннәрендә без дә сораштыру...

Шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгына әзерлек кызганнан-кыза бара. Әле менә 13 апрельдә Лениногорск үзенең дусларын Казанда да җыеп алачак. Моңа әзерлек күптән бара инде: шәһәр һәм район җитештерүчеләре эшләнмәләреннән торган бик зур күргәзмә оештырылачак. Үзешчән артистлар, коллективлар кат-кат репетиция ясый. Менә әзерлекнең шулай кызган көннәрендә без дә сораштыру үткәреп алдык.
Миләүшә Идиятова, җырчы:
Шәһәрне яратыр сәбәпләрем күп. Лениногорск - яшьлегем каласы ул. Хәзер биредә 30 елга якын яшим. Иң гүзәл яшьлек, студент елларым шунда үтте. Иң беренче сәхнәгә аяк басуым да Лениногорск сәхнәсе иде. Аның халкы, тамашачысы мине җылы кабул итеп, концертыма килде. Аннан соң шәһәр яшеллеге белән бик матур, монда тыныч, аулак.
Хәзер Казанда узачак концертка әзерләнәбез. Мин анда автор-башкаручы буларак, Лениногорск турында җырымны башкарачакмын. Ул җыр горурлану, хөрмәт хисе уята миндә. Ун ел элек тә Казанда шәһәрнең 50 еллыгында катнашкан идек, концерт шаулап-гөрләп, югары дәрәҗәдә узган иде. Быел да бик тырышып әзерләндек, тамашачылар чыгышыбызны ошатыр, дип уйлыйм.
Алсу Шәрифуллина, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының III курс студенты:
- Хәзер Казанда укыйм һәм туган шәһәремне бик сагынам. Башкалабыздан аермалы буларак, безнең шәһәр бик тыныч. Шул тынычлык сагындыра. Инде ничә ел Казанда яшәгәч, хәзер Лениногорск миңа студентлар өчен күңелсезрәктер, барырга урын юк кебек тоела. Ләкин быел бик күп төзелешләр алып барылганлыгын беләм. Арада спорт объектлары да, яшьләр өчен каралганнары да бик күп. Димәк, шәһәр яшьләргә яраклаша бара. Һәр кайткач үзгәреш сизәм. Үзем парк янында яшәгәчтен, гаиләм белән шунда йөрергә яратам. Казаннан Лениногорскига кайткан саен яңа көч алам һәм ял итеп китәм. Казанда безнекеләрнең концерт куюы турында ишетмәгән идем әле. Бара алмам кебек, ләкин вакыт табарга тырышып карыйм.
Лилия Гаделшина, "Intertat.ru" Республика электрон газеты журналисты:
- Мин тумышым белән Иске Шөгер авылыннан. Авылны-шәһәрне аерып карамыйм, чөнки Лениногорскида нигездә тирә-як авыллардан чыккан төрле милләт кешеләре яши. Күп җирдә булырга туры килсә дә, безнең як кебек ямьле төбәкне күргәнем юк, халкы да сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге белән аерылып тора.
Җае туры килгән саен кайтырга тырышам, район хәбәрләрен "Заман сулышы" газеты сайтыннан укып барам. Туган як кешеләреннән берәр нинди моң-зар ишетелсә - йөрәккә ук булып кадала. Шуңа күрә районның, шәһәрнең, якташларымның һәр уңышына сөенеп яшим. Шәһәр һәрвакыт чиста-төзек, ә авыллар Татарстанда беренчеләрдән булып газлы һәм юллы булды. Лениногорскига үзенең талантлы, тырыш яшьләренә эш һәм яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, гөрләп торган шәһәр булуын телим.
Казанда узачак концертны дулкынланып көтәм: башка районнарныкын тамаша кылганым бар, ә бу юлы безгә туган як сәламнәре белән бәйрәм оештыручылар - үзебезнекеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск