Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Минем бабай - ветеран: Юлтимер авылы ветеранын оныкчыгы котлый

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Минем исемем Аделина Каюмова. Мин сезгә Төньяктан, Ханты-Мансий автономияле округы Мегион шәһәреннән хат язам. Хәзерге вакытта 11нче сыйныфны тәмамларга әзерләнәм. Минем бабам Лениногорск районы, Юлтимер авылыннан, ул - Миннебай Галим улы Хәбиров. Мин аның оныкчыгы булам. Хәзер бабама 93 яшь, ул кызы - Роза (минем әбием) тәрбиясендә...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Минем исемем Аделина Каюмова. Мин сезгә Төньяктан, Ханты-Мансий автономияле округы Мегион шәһәреннән хат язам. Хәзерге вакытта 11нче сыйныфны тәмамларга әзерләнәм. Минем бабам Лениногорск районы, Юлтимер авылыннан, ул - Миннебай Галим улы Хәбиров. Мин аның оныкчыгы булам. Хәзер бабама 93 яшь, ул кызы - Роза (минем әбием) тәрбиясендә яши.

Мәктәптә Бөек Ватан сугышы еллары турында сочинение язган идек. Мин бабам хакында яздым. Шул сочинениене сезгә, газет битендә бастырырсыз дип җибәрәм. Без бабаебызны бик яратабыз, зур рәхмәт сүзләре әйтәбез. Җиңү көне алдыннан бу язма аңа зур бүләк булыр иде.


Бөек Ватан сугышы вакытында үз-үзен аямыйча, батырларча көрәшкән, явыз фашистларны җиңгән бабам - Миннебай Хәбировның тарихын язам.

Ул 1924 елның 9 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районында Юлтимер дигән бик матур авылында туган. 10 классны тәмамлагач, эшкә яисә укырга керергә дип торганда сугыш башлана.

Бабам - 18 яшьлек егет армиягә китә. 1942 елның көзендә хәрби хезмәт юлы башлана. Ул 177нче запасной полкка эләгә, "яшь сугышчы" курсларында укыганнан соң Казанга җибәрәләр,аннан Мәскәүгә, шуннан фронтка китә.

Салкын кыш аенда бергә хезмәт итүче иптәшләре белән, дошманнарны куа-куа, Воронежга барып җиткәч, немецлар чигенә башлый. Тиздән бабай Беренче Украина фронтына артиллерия укчы полкы составына эләгә.

Бабай бөтен авырлыкны да җилкәсендә күтәргән, ләкин туган җирне, Ватанны ярату, патриотлык хисе барысыннан да өстен була. Атыш, бомбага тотуның үзәгендә булырга туры килгән. Шулай да авыр яраланулар тими аңа. Бабам дошман пулясы аның колагы яныннан тырналган эз генә калдырып, очып китүен сөйләгән иде. Бервакыт ул окопта ятканда, пуля аннан берничә сантиметр ераклыкта гына җиргә төшеп кадалган.

Чехословакиядән соң полк Берлинга юнәлә. Герман җирендә, Берлиннан ерак түгел бер авылда 1945 елның 9 маен - Җиңүне каршы алалар. Сугыш вакытында гади сугышчыдан алып, генерал-командирлар, шәфкать туташларына, тыл хезмәтчәннәренә кадәрге кешеләрне чын Геройлар дип исәплим. Ватан өчен горурлану хисе дошманны җиңгән.

Фронттан соң бабай 1947 елга кадәр Герман җирендә хезмәт итә. Пропуск пунктында Германиягә керүче, чыгучыларның документларын тикшерә, шунда немец телен дә өйрәнә.

Март аенда демобилизацияләнеп, орден-медальләрен тагып, авылга кайта. Аның туганнары: абыйлары, апалары да сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешә.

Авыр булса да, тыныч тормыш башлана. Институт тәмамлап, агроном булып эшли башлый. Әбием - Мөршидә Исламгир кызы белән бәхетле гомер итәләр, балалар үстерәләр. Алар арасында кызлары Роза - минем әбием дә бар.

Без бабаебыз белән чын күңелдән горурланабыз, аның исән-сау булуына шатланабыз. Тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен, Җиңү өчен аңа зур РӘХМӘТ әйтәбез. Шулай озак еллар безнең янда булсын иде. Мин тере легенда гаиләсендә туганга, ветеран белән аралашу мөмкинлеге булганга бик горурланам. Җиңү бәйрәме белән, Зур әти!


















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев