Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Министрлык шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең минималь сатып алу бәясен атады

Быел сөт сатып алу бәяләре төшүе февраль аенда ук башланган. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азык-төлек базарларын үстерү бүлеге мөдире Евгений Рещиков «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына шул хакта хәбәр итте. Сөткә бәя Белоруссиядән кертелгән очсызлы чимал аркасында төшә, ди белгеч. «Беларусь бүген Россиягә күпләп...

Быел сөт сатып алу бәяләре төшүе февраль аенда ук башланган. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азык-төлек базарларын үстерү бүлеге мөдире Евгений Рещиков «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына шул хакта хәбәр итте.

Сөткә бәя Белоруссиядән кертелгән очсызлы чимал аркасында төшә, ди белгеч. «Беларусь бүген Россиягә күпләп коры сөт һәм май кертә. Аның бәясе арзан. Бездә җитештерелгән продукция аларныкына каршы тора алмый. Моннан бер атна элек кенә коры сөтнең килограммы 20 сумга арзанайды. Апрель ахырында 150 сум булса, бүген инде 130 сум»,- дип белдерде ул.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт заводларына һәм трейдерларга бәяне 20 сумнан да төшермәскә чакыра. Бүгенге көндә Югары Осланда сөтнең литрын 16 сумнан, Балтач һәм Кукмара, Әлки, Зәй районнарында 20-22 сумнан җыялар. Республика киңәшмәләрнең берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыклардан җыелучы сөт бәяләренең төрле районда җитди аерылуын күреп, прокуратурага сөт бәяләрен тикшерергә боерды.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/07/140124/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев