Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәбебез горурлыгы

1961 елның 27 октябрендә Яңа Шөгер авылында Җәдит һәм Шакирә Хөббәтуллиннар гаиләсендә тупырдап торган сабый дөньяга аваз сала. Аңа Җәмил дип исем кушалар. Җиде яшь тулгач, аркасына сумка асып, кечкенә буйлы Җәмил Чкалов исемендәге мәктәпкә укырга бара. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Белемгә омтылыш аны Казан каласына алып...

1961 елның 27 октябрендә Яңа Шөгер авылында Җәдит һәм Шакирә Хөббәтуллиннар гаиләсендә тупырдап торган сабый дөньяга аваз сала. Аңа Җәмил дип исем кушалар. Җиде яшь тулгач, аркасына сумка асып, кечкенә буйлы Җәмил Чкалов исемендәге мәктәпкә укырга бара. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Белемгә омтылыш аны Казан каласына алып килә. Ул Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында укып, инглиз теле укытучысы белгечлеген ала.


Казанда укыганда, студент егет зәңгәр күзле, чибәр, ягымлы, булачак тормыш иптәше Вераны очрата. Ул да - булачак укытучы. Яшь белгечләр юллама белән Ивановка мәктәбенә кайталар. Берсе - укучыларга чит телләрне өйрәтсә, икенчесе - бөек рус теле буенча дәресләр алып бара. Көче, энергиясе ташып торган белгечне тиз күреп алалар - башта завуч, соңрак мәктәп белән җитәкчелек итү эшен ышанып тапшыралар. Җәмилне 1991 елда Иске Шөгер урта мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Бай тарихлы, меңнәрчә райондашларга ныклы белем һәм тәрбия биргән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучылары М.Җ.Җиһангирова, Җ.С.Нурлыгәрәев, З.К.Кашапова, М.В.Вәлиев эшләгән мәктәптә эш башлау зур белем һәм җаваплылык таләп итүен ул яхшы аңлый.

Директор булып эшләгән елларда уку кабинетларын җиһазлау, мәктәпнең матди базасын ныгыту, ата-аналар, авыл халкы, төрле оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча бик күп эшләр башкарыла. Мәктәп коллективы укыту-тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Соңгы елларда "Лениногорскнефть» идарәсе белән элемтәләр ныгыганнан-ныгый. Коллектив нефтьчеләр ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Әлбәттә, бу хезмәттәшлектә Җәмил Җәдитовичның роле зур булды. Быел Иске Шөгер мәктәбе үзенең икенче яшьлеген кичерде: Геройлар аллеясы ачылды, мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.

Җәмил Җәдитович буыннар бәйләнеше буенча да күпкырлы эш алып барды. Бер бәйрәм дә, бер очрашу да, бер истәлекле вакыйга да ветеран укытучыларыбыздан башка үтмәде. Без һәрвакыт аларның зирәк акыллы киңәшләрен тотып эшләдек.

Мәктәп җитәкчесе балаларда табигать матурлыгын тою, аны яклау һәм саклау, кадерен белү хисләрен тәрбияләүгә нык игътибар итә. Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, - кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, шәфкатьле булырга тиеш. Җәмил Җәдитович бу фикерне балалар күңеленә кече яшьтән үк сеңдереп калуны максат итеп куя белде. Беренче үрнәкне дә үзе күрсәтә. Ул һәр елны дистәләгән агач утырта. Юл буйларында ул утырткан нарат , чыршы агачлары юлчыларга хәерле юл теләп кала.

Без - Шөгер урта мәктәбе укытучылары, хезмәттәшебез Җәмил Җәдит улын туган көне-юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышта иң кирәкле нәрсә - исәнлек Сезне ташламасын. Сезгә бары бәхет, шатлык кына юлдаш булсын. Янәшегездә һәрвакыт якыннарыгызның җылысын тоеп, тормышыгыздан куаныч табып, озак-озак яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X