Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүдә көчле янгын: 8 янгын сүндерүче үлгән

Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган. "Алардан хәбәр булмаса да, азакка кадәр яхшыга өметләндек, - дип җиткергән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Көчле янгын, югары температура, төтен аркасында алар бинадан чыга...

Мәскәүнең көнчыгышында урнашкан пластик эшләнмәләр складында көчле янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл белән көрәш алып баручы 8 янгын сүндерүченең үле гәүдәсе табылган.

"Алардан хәбәр булмаса да, азакка кадәр яхшыга өметләндек, - дип җиткергән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. - Көчле янгын, югары температура, төтен аркасында алар бинадан чыга алмаган".

Үлүче хезмәткәрләр түбәдә эшләгән - янгын аркасында шартлау куркыныч булган газ балоннары һәм компрессорларны суыту өчен махсус җайланма урнаштырганнар. Ә аңа кадәр алар, янгын булган урынга беренчеләрдән булып килеп, складтан 100ләп эшчене чыгарырга өлгергән.

Янгын кичә кич чыга. Ләкин аны иртән генә сүндерә алалар. Янгын чыгуның төрле фаразлары тикшерелә.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев