Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәскәүдә узачак Нәүрүз бәйрәмендә Татарстан вәкилләре гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Нәүрүз бәйрәме онлайн узачак.

21 мартта Мәскәүдә Нәүрүз халыкара яз бәйрәме онлайн узачак. Татарстан гомумшәһәр чарасында ел саен актив катнаша. Быел Татарстанда яшәүчеләр трансляцияне караучыларга агач эшкәртергә һәм татар халкының милли ризыгы гөбәдия пешерергә өйрәтәчәк.

Концертта Татарстан Җыр һәм бию ансамбле, шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары — «Илдан» бию ансамбле, «Идел» һәм «Мирас» вокал-хор ансамбльләре чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар сүзләренчә, трансляция программасында милли аш-су әзерләү остаханәләре, ярышлар, уеннар тәкъдим ителәчәк. Чара иң яхшы бию һәм җыр коллективлары концерты белән тәмамланачак. 

Бәйрәмне Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтә департаменты оештыра. Быел ул унбишенче тапкыр уздырыла. Турыдан-туры трансляция 21 мартта 12:00 -18:00 сәгатьләрдә navruz.moscow рәсми сайтында һәм «Одноклассники» социаль челтәрендә алып барылачак.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев