Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөслим районында 32 яшьлек хатын-кыз пистолет кулланып кибет баскан

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районының Михайловка авылындагы кибеттә 32 яшьлек хатын-кыз пистолет белән куркытып, кассадан 24 мең сум акча алып чыгып киткән. Пневматик коралдан әлеге хатын берничә мәртәбә аткан. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре аны Сарман районының Рантамак авылы янына җитәрәк тоткарлаган. Әлеге хатын - Сарман районыныкы, ике баласы бар, кияүдә түгел. Әлеге адымга акчасызлык этәрде дигән. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/05/174616/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев