Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әни янында рәхәт" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләдек (фотолар)

Сайтта "Әни янында рәхәт" дигән конкурс үтте. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне бүләкләдек. Конкурска ике дистәгә якын фото килде, аларны сайтка урнаштырып, ике атна буена тавыш бирү барды. Рәхмәтебезне конкурста катнашкан һәркемгә җиткерәбез, сезнең актив булуыгызга, әниегез, балаларыгыз белән горурлануыгызга сокландык без. Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез. Беренче урынга Түбән Чыршылыдан...

Сайтта "Әни янында рәхәт" дигән конкурс үтте. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне бүләкләдек.

Конкурска ике дистәгә якын фото килде, аларны сайтка урнаштырып, ике атна буена тавыш бирү барды. Рәхмәтебезне конкурста катнашкан һәркемгә җиткерәбез, сезнең актив булуыгызга, әниегез, балаларыгыз белән горурлануыгызга сокландык без. Барыгызга да исәнлек-саулык һәм уңышлар телибез.

Беренче урынга Түбән Чыршылыдан Нурия апа Ногуманова чыкты.

Аның фотосын конкурска дип кызы Гөлфия ханым җибәргән. Нурия апага 73 яшь, өч бала тәрбияләп үстергән, күп еллар колхозда сыер савучы булып эшләгән.

Безнең әни бик ярдәмчел, нечкә күңелле, йомшак, уңган кеше, - ди аның турында кызы. - Күршеләр, бала-чага бик ярата үзен.

Нурия апаның алты оныгы, ике оныкчыгы бар. Ике кызы һәм улы читтә яшәсә дә, гел кайтып хәлен белеп торалар. Нурия апага исәнлектә булып, киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәргә язсын, дип телибез.

Икенче урында - шәһәрдә яшәүче Тәнзилә Низамова

5нче балалар бакчасында татар теле укыта ул. Ике бала әнисе: Динар өченче сыйныфта укый, Алинә 14нче балалар бакчасына йөри.

-Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез, ди. -Бакчада да балаларга татар телен кызыклы итеп өйрәтергә тырышам. Хәзер мөмкинлекләр зур: уеннар, тәрбиячегә ярдәмлекләр җитәрлек. Рус балалары татар телен теләбрәк тә өйрәнә шикелле әле. Чөнки әти-әниләре мәктәптә татар теле укый башлаячаксың, кирәк булачак, дип гел кабатлап тора, - ди. Балалар татар теле дәресендә кибет, командир уеннарын яратып уйныйлар икән.

Бик актив кеше булып чыкты Тәнзилә ханым. Социаль челтәрләрдәге страничкасында 602 дусты бар.

-Минем өчен тавыш бирегез әле, дип һәрберсенә язып чыктым. Аннан коллективта 70 кеше эшли, аларга әйттем. Менә алар ярдәме белән икенче урынга күтәрелдем, мин моңа бик шат. Яңалыкларны сайтыгыздан укып барам. "Заман сулышы" газетын да яздырып алдырам, - ди.

Өченче урында - Зөлфирә Габитова

Ул конкурска әнисе белән төшкән фотосын җибәргән иде. Әнисе Зәйтүнә апа Спас районында яши икән, 6 кыз тәрбияләп үстергән, 15 оныгы, 8 оныкчыгы бар, 83 яшен тутырган.

Зөлфирә апа берничә ел элек гаиләсе белән безнең шәһәргә күченеп килгән. Бик ошатканнар, фатир сатып алып монда яшәргә калганнар. Ә әни янына кайтып йөрибез, гел хәлен белешеп торабыз, ди ул. Зөлфирә апаның ике баласы, ике оныгы бар. Тавыш бирүдә балаларыгыз ярдәм иткәндер әле, дим: "Юк, алар белми дә калдылар әле", димәсенме. Аның өчен 400гә якын кеше тавыш биргән.

"Заман сулышы" сайтында(zamansulyshy.ru) киләчәктә дә кызыклы конкурслар үткәрәчәкбез. Карап барыгыз, катнашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев