Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Новиков: Татарстанда алданган өлешчеләрнең 15 проценты — берничә фатирлы инвесторлар

Татарстанда алданган өлешчеләрнең 10-15 проценты — фатирлар сатып алган эшмәкәрләр һәм алар бюджет акчалары хисабына акча эшли.

Бу хакта Татарстанның алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» тапшыруында әйтте.

«Әгәр йортны төзеп бетерәбез икән, закон буенча без фатирны өлешләп түләүчеләргә дә, юридик затларга да, 50 фатиры булган инвесторга да бирергә тиеш, алар безнең өчен тигез. Социаль гаделлек һәм бюджет акчаларын тоту ягыннан бу бик үк дөрес түгел», — диде спикер.

Ул мондый инвесторлар саны 10-15 процент тәшкил итүен әйтте. Алар ике һәм аннан да күбрәк фатиры булган кешеләр.

Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм фонды социаль гаделлек булдыру мәсьәләсен федераль дәрәҗәдә күтәрде.

«Бюджет акчалары фатирны үзләре өчен түгел, ә киләчәктә куллану өчен сатып алган кешеләрнең эшмәкәрлек рискларын иминиятләштерергә тиеш түгел», — диде Новиков

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X