Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нурлат хастаханәсендә бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Нурлат үзәк район хастаханәсендә 2013 нче елгы баланың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан. 31 нче июль көнне Нурлат үзәк район хастаханәсенә тән температурасы югары булган 2,5 яшьлек бала китерелә. Кызчыкка үтә көчле тын юллары инфекциясе (ОРВИ), нейротоксикоз, яман сыйфатлы гипотермия, фаринготрахеит, тимер җитешмәү...

Нурлат үзәк район хастаханәсендә 2013 нче елгы баланың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан. 31 нче июль көнне Нурлат үзәк район хастаханәсенә тән температурасы югары булган 2,5 яшьлек бала китерелә. Кызчыкка үтә көчле тын юллары инфекциясе (ОРВИ), нейротоксикоз, яман сыйфатлы гипотермия, фаринготрахеит, тимер җитешмәү анемиясе кебек диагнозлар куела.

2 нче август иртәсендә бала җан бирә. Тикшерүчеләр тарафыннан бу факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү фаразлаганча, баланың үлеменә хастаханәдә эшләүче табибларның эшен тиешенчә башкармавы, ваемсызлыгы сәбәп булган. Хәзер шушы фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Якын арада тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар билгеләргә җыена. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия ТКның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Бу аяныч вакыйга турында социаль челтәрләрдә дә фикер алышу бара. "ВК" төркемнәренең берсендә кулланучы бу көнне хастаханәдә дежур торган табиб йоклаган һәм балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә ашыкмаган дип белдерә. Баланың гәүдәсе экспертизага Казанга җибәрелгәнен әйтә. "Табибларның ваемсызлыгы тагы күпме дәвам итә ала?! Баланың үлеме хәзер шул табиб намусында инде. Югары температура, тын кысылу үлемгә дучар итте микәнни? Кешеләр даруын эчеп, астма белән дә яшиләр. Яшь әнинең кайгысын уртаклашабыз, аңа сабырлык телибез", - дип язган төркемдә аноним кулланучы.

http://tat.tatar-inform.ru/

Бу сүзләр кулланучыларны битараф калдырмаган. "Олы фаҗига. Баласын югалткан ата-аналарның тирән кайгысын уртаклашабыз... Мин дә астматик, әмма барыбер шушы авыру белән яшим...Табибларны сүгәргә теләмим, чөнки кайвакыт алардан да тормый, барыбыз да Ходай кулында", - дип язучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев